tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төрек галиме Мостафа Өнәр: “Татар теле төрки дөньяның гыйльми нигезе”
Төрек галиме Мостафа Өнәр: “Татар теле төрки дөньяның гыйльми нигезе”

Төрек галиме Мостафа Өнәр: “Татар теле төрки дөньяның гыйльми нигезе”

Төркиянең Эгей университеты профессоры Мостафа Өнәр татар теле төрки дөньяның гыйльми нигезен тәшкил итүен әйтте. Бу хакта ул КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә үткән очрашуда сөйләде.

Мостафа Өнәр төрки дөнья юнәлешендә эшләвен утыз ел буена дәвам итүен әйтеп узды, Эгей университетында татар телен белмәгән яшьләргә баштан Кырым татарлары телен, аннан соң Казан татарлары, башкорт, казах һ.б. телләрне өйрәтүен сөйләде. “Юл татардан чыга. Әйтик, азәрбайҗан телен өйрәтүнең мәгънәсе юк, чөнки ул төрек теленә якын тел. Татар теле төрки дөньяның гыйльми нигезе”, – ди галим.

“Мин төрки дөньяның биш-алты телендә сөйләшә алам”, – ди Мостафа Өнәр. “Туган телемнән кала, төрки телләрдән иң беренче өйрәнгән тел – татар теле. Татарстанга килгәнче үзлегемнән өйрәндем. Укытучым – Габдулла Тукай. Аның бөтен шигырьләрен сүзгә-сүз укып чыктым. Ул вакытта бер татар сүзен дә белми идем. Остазым профессор Гүнай Карагач Венгриядән татар томнарын китерде”, – ди профессор.

“Иң беренче фәнни мәкаләм Шүрәле турында язылды, бөтен тексты анализланды, Төркиядә басылды. Татар теле аркылы мин төрки дөньяның һәр почмагында рәхәтләнеп сөйләшә алам, укыган китабымның мәгънәсенә төшенә алам”, – ди профессор.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*