tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиянең театрлары директоры Татарстан коллективларын хезмәттәшлеккә чакырган
Төркиянең театрлары директоры Татарстан коллективларын хезмәттәшлеккә чакырган

Төркиянең театрлары директоры Татарстан коллективларын хезмәттәшлеккә чакырган

Төркиянең дәүләт театрлары генераль директоры Мостафа Курт Татарстан театрлары белән актив хезмәттәшлек итәргә тели. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төркиянең дәүләт театрлары генераль директоры Мостафа Курт хезмәттәшлек турында теләкләрен Татарстанга визиты вакытында мәдәният министры Ирада Әюповага җиткергән. “Без Татарстан театр коллективларының Төркия театр фестивальләрендә катнашырга чакырабыз. Режиссерлар һәм артистлар алмашу мөмкинлеге дә бар”, – дигән Мостафа Курт.
Очрашу Төркиянең Казандагы генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган һәм Татарстан театрлары директорлары катнашында мәдәният министрлыгында үткән.
Төркиянең дәүләт театрлары генераль директоры Мостафа Курт, министр Ирада Әюпова үтенече буенча, Төркиядә театр эшен оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашкан.
Дәүләт театрлары идарәсе илнең 58 театрын берләштерә. Идарә илнең Мәдәният һәм туристлык министрлыгы карамагында.

 

Рузилә Мөхәммәтова

 https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*