tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР Милли музеенда «Шүркә музейга дәшә» дип исемләнгән чара узды
ТР Милли музеенда «Шүркә музейга дәшә» дип исемләнгән чара узды

ТР Милли музеенда «Шүркә музейга дәшә» дип исемләнгән чара узды

19 октябрь көнне Татастан Республикасы Милли музеенда «Салават күпере» журналханәсе белән берлектә үткәрелүче «Шүркә музейга дәшә» дип исемләнгән чара узды.

Балалар күренекле шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Фәйрүзә Мөслимова белән очрашты. Нәни кунаклар үзләрен кызыксындырган сораулар биреп, шигырьләр сөйләп үз сәләтләрен күрсәттеләр.

Очрашу ахырында, балалар музей заллары буенча мавыктыргыч экскурсия тыңладылар, «Унган халкымның оста куллары: татарлар һөнәре» дип аталган күргәзмә буенча «Оста китсә, эшләгән заты калыр» дип исемләнгән квест-уенда көчләрен сынадылар һәм «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» интерактив балалар мәйданчыгында татар бизәге ясау буенча мастер-класста катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*