tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарстан АССР – Татарстан Республикасы: вакыт вакыйгалар, кешеләр” күргәзмәсе Яр Чаллының картиналар галереясендә тукталды
“Татарстан АССР – Татарстан Республикасы: вакыт вакыйгалар, кешеләр” күргәзмәсе Яр Чаллының картиналар галереясендә тукталды

“Татарстан АССР – Татарстан Республикасы: вакыт вакыйгалар, кешеләр” күргәзмәсе Яр Чаллының картиналар галереясендә тукталды

ТР Милли музееның “Татарстан АССР – Татарстан Республикасы: вакыт вакыйгалар, кешеләр” исемле күчмә күргәзмәсе Яр Чаллының картиналар галереясендә тукталды.

Экспозиция 1920 нче елда ТАССР төзелүнең республикабыз тарихындагы хәлиткеч роле турында бәян итә, дәүләтчелек тарихының мөһим чорларын, сәяси, икътисади алгарыш, Татарстанның мәдәни тормышын чагылдыра.

Стендларда республиканың беренче бишьеллыклардагы уңышларын, 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан Сугышы чорында татарстанлыларның фронтта һәм тылда  күрсәткән батырлыклары, 1950-1990 нчы еллардагы мөһим тарихи вакыйгаларны чагылдырган фотолар, документ, плакатлар урын алган. Шулай ук Татарстанның сәясәттә, икътисадта, спорт, мәдәнияттә ирешкән уңышлары белән горурланырлык сурәтләр дә күргәзмәгә куелган.

tatmuseum.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*