tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай премиясенә тәкъдимнәр кабул ителә башлады
Тукай премиясенә тәкъдимнәр кабул ителә башлады

Тукай премиясенә тәкъдимнәр кабул ителә башлады

ТР Мәдәният министрлыгы Тукай премиясенә дәгъва иткән эшләрне күрсәтү өчен тәкъдимнәр кабул итә башлады. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гаризалар Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе буенча комиссиясе тарафыннан карала.

Тәкъдимнәр 2019 елның 15 февраленә кадәр кабул ителәчәк.

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге җәмгыять тарафыннан киң танылган, илебез мәдәниятен һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, югары профессиональ осталыгы, яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торган, аеруча күренекле әдәбият һәм сәнгать әсәрләре, сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәләренә караган фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.

Тәкъдимнәр Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 адресы буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында кабул ителә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*