tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайны зурладылар
Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайны зурладылар

Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайны зурладылар

Казанның Мәрҗани җәмыйгъ мәчетендә өйлә намазыннан соң, Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайның тууына 155 ел, вафатына 130 ел тулуга багышланган Коръән мәҗелесе узды. Чара ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе ярдәме белән оештырылды. Мәҗлескә күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, Тукай премиясе лауреатлары, галимнәр, артистлар һәм әлбәттә инде әлеге чараның төп сәбәпчесе – Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайга багышлап китап чыгарган әдип Марат Әмирханов та катнашты.

Мәҗлес башланганчы Марат әфәнденең үзе белән дә сөйләшеп алдык. Дулкынлануы аңлашыла, чөнки бу ул белгән дәвердә Тукайның әнисенә багышлап зурлап уздырылучы беренче мәҗлес һәм монда берсүзсез аның да өдеше зурдан.

-Моңа кадәр без бу бөек ананы, милләт анасын нигәдер читкә кагып килдек. Ниһаять аны олылыйбыз — дөньяга чыгарабыз, аңа атап Коръән аятьләре укыйбыз, һәм мин моны бик күркәм гамәл дип саныйм. Монда үземнең катнашым булу белән дә горурланам. Без һәр елны Тукай көннәрендә Балтачка барабыз. Бибимәмдүдә абыстай Балтачта җирләнгән. Барабыз-зыярат кылабыз-кайтабыз. Ел да шул хәл. Шигырь багышлаулардан кала, беркем бернәрсә язмый. Нигәдер аның образы прозада күрсәтелмәде һәм ул әдәбияттан читтә калып килде. Мин уйладым-уйладым да, берәр хикәя булса да язарга кирәк бит инде, дигән фикергә килдем.

Ниятемне “Казан утлары” журналына да җиткердем. Алар моны бик хуплады. Бу 2016 ел иде. Язарга тотындым, әмма хикәя күләменә генә сыешып булмады, күләмлерәк килеп чыкты. Бара торгач үземә дә, кешеләргә дә ошады. Әйткән сүзем бар иде: ун кеше җыеп булса да, Бибимәмдүдә абыстайга багышлап шушындый мәҗлес уздырырга. Уйладым-уйладым да Президент аппаратының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондына мөрәҗәгать иттем. Алар бу фикерне хуплап күтәреп алдылар,-дип оештыручыларга үзенең рәхмәтләрен җиткерде әдип.

Мәҗлесне Габдулла Тукай исемендәге филармония директоры Кадим Нуруллин алып барды. Коръән ашының Диния нәзарәте игълан иткән Туган тел елы кысаларында һәм 21 февраль – Халыкара туган тел көнендә узу аеруча күңелле.

РАСИХА ФАИЗОВА
magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*