tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород татарлары “Нигеземә кайтып барам” иҗади бәйгесен башлады
Түбән Новгород татарлары “Нигеземә кайтып барам” иҗади бәйгесен башлады

Түбән Новгород татарлары “Нигеземә кайтып барам” иҗади бәйгесен башлады

Түбән Новгород өлкәсендә “Нигеземә кайтып барам” исемендәге яңа проект буенча эшчәнлек башланды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Түбән Новгород өлкәсе татарларының мәдәни региональ автономиясе” иҗтимагый оешмасы директор урынбасары, җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, “Нижгар татарлары” журналының баш мөхәррире Зилә Әхмәдуллина сөйләде.

Проект Түбән Новгород татарлары мәдәниятен саклау һәм үстерү максатыннан, “Туган як”, “Авылым хәбәрләре” газеталары, “Нижгар татарлары” журналы ярдәме белән, “Хәрәкәт” яшьләр хәрәкәте һәм “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы тарафыннан эшләнгән. Чарада татар мәдәнияте белән таныштыручы иҗади конкурс-бәйгеләр, мастер-класслар һәм башкалар булачак.

Бәйгенең беренче этабы май аенда тәмамлана. Бу этапта өч юнәлештә иҗади эш конкурслары була: “Минем нәсел чылбырым” (“Моя родословная”), “Тукай әкиятләре” (“Сказки Тукая”), “Җәннәт әниләрнең аяк астында” (“Рай под ногами матерей”).

Икенче этапта, февральдән августка кадәр, районнарда түбәтәй, калфак, изү, милли күлмәк тегү, татар милли ризыкларын пешерү, татар халык җыр-биюләрен өйрәнү буенча мастер-класслар узачак.

Өченче этапта балалар арасында “Туган авылым – илһам чыганагы” (“Моя деревня”) һәм “Энже калфак, көмеш беләзек” (татар орнаменты булган калфак, беләзек, яулык, изүләр ясау буенча) конкурслары үтәчәк. Конкурс март-сентябрь айларында була.

Дүртенче этапта һәр районда узачак “Нижгарбикә” бәйгесе һәм активист хатын-кызлар җыеннары була. Бу этапны йомгаклаучы чаралар районара “Нижгарбикә” бәйгесе һәм Кучкай Пожары авылында узачак Татарлар күмәк яшәгән районнардан булган татар хатын кызларының III җыены булыр, дип планлаштырыла. Әлеге этап апрельдә башланып, августта тәмамланачак.

Бишенче этапта 25-55 яшьлек хатын-кызлар катнашачак. Төп чара ноябрьдә Түбән Новгород шәһәрендә үтәчәк Түбән Новгород өлкәсе татар хатын-кызларының III җирле җыены булачак.

Проект “Нижгар татарлары” журналының махсус чыгарылышы, “Нижгарбикә” бәйгесе финалы, үткән бар конкурсларга йомгак ясау һәм иң яхшы эшләрдән күргәзмә, Татарстаннан белгечләр үткәргән мастер-класслар, Түбән Новгород өлкәсенең мәдәни мирасын, йолаларын, телен саклап калу турындагы фәнни-гамәли конференция белән ябылачак.

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*