tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртия милли сәясәт министры: “Татар кызы” Россиянең этник төрлелеген күрсәтә
Удмуртия милли сәясәт министры: “Татар кызы” Россиянең этник төрлелеген күрсәтә

Удмуртия милли сәясәт министры: “Татар кызы” Россиянең этник төрлелеген күрсәтә

Удмуртиянең милли сәясәт министры Лариса Буранова “Татар кызы – 2019” бөтендөнья бәйгесе финалының Ижевскида узуы Удмуртиядә яшәүче татарлар өчен генә түгел, башка милләт вәкилләре өчен дә мөһим вакыйга дип саный. Бу чара аша без Россия халкының этник һәм конфессиональ яктан төрле булуын күрсәтәбез, диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Татар кызы” бәйгесе финалының төрле төбәкләрдә узуы бик яхшы идея, дип билгеләп үтте Лариса Буранова. Удмуртиядә яшәүче татарларны бу чара мәдәни яктан баетачак, дип саный ул. “Мондый чаралар яшьләрне “Мин туган телем, халкымның мәдәнияте үсеше өчен нәрсә эшли алам” дип уйларга этәрә, бу бик тә мөһим”, – диде ул.

Удмуртиянең милли сәясәт министры бәйгенең республикада яшәүче башка милләт вәкилләре өчен дә кызыклы булуын аңлатты. “Без төрле телләрдә сөйләшәбез, ләкин без бергә”, – диде ул. Лариса Буранова Удмуртиядә татар авыллары барын, күрше авылларның бер-берсенең телен белеп яшәүләрен искәртте. “Татар кызы” бәйгесе кебек чаралар бергә булуның, милләтара дуслыкның әһәмиятен аңлау өчен кирәк, диде министр.

  • “Татар кызы – 2019” бәйгесенең Ижевскида узуы конкурс шартлары белән билгеләнгән. Кагыйдә буенча, бәйгедә җиңгән кыз киләсе елда бәйге финалын уздыру хокукын үзе яшәгән төбәккә алып кайтып китә. Былтыр бәйгедә Удмуртиядән Диләрә Гыйлметдинова җиңү яулады, шул сәбәпле быел бәйге финалы Ижевскида уза. Ул 27 сентябрьдә 18:00 сәгатьтә Петр Чайковский исемендәге дәүләт опера һәм балет театры бинасында башланачак.

Алсу Исмәгыйлева

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*