tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Идел” башкорт һәм татар җыры фестиваль конкурсының гала-концерты уза
Уфада “Идел” башкорт һәм татар җыры фестиваль конкурсының гала-концерты уза

Уфада “Идел” башкорт һәм татар җыры фестиваль конкурсының гала-концерты уза

Бүген Башкортстанның Уфа шәһәрендәге “Башкортстан” дәүләт концерт залында “Идел” башкорт һәм татар җыры фестиваль конкурсының җиңүчеләре җыелды. Әлеге матур бәйге инде 10 ел дәвамында ике тугандаш халыкның дуслыгы билгесе булып уздырыла. Төп максат – башкорт һәм татар җырларын популярлаштыру.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та катнаша. Ул фестиваль лауреатларын һәм залга җыелган тамашачыны сәламләде. ” хзерге заманда милли җырыбызны, милли моңыбызны саклауп калу зарур. “Идел” фестивале шул максатны тормышка ашыра,”-дип үз бәясен бирде һәм уңышлар теләп, бүләкләр тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, Идел” фестивале лауреаты исеменә дәгъва кылучылар “Башкорт халык җыры”, “Татар халык җыры”, “Автор-башкаручы”, “Башкорт эстрада җыры”, “Татар эстрада җыры”, “Академик җыр” кебек номинацияләрдә көч сынаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*