tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ваһаповфест конкурсының беренче җиңүчеләре билгеле
Ваһаповфест конкурсының беренче җиңүчеләре билгеле

Ваһаповфест конкурсының беренче җиңүчеләре билгеле

Ваһапов фестивале яшь башкаручылар конкурсының беренче җиңүчеләре билгеле – бу хакта фестиваль җитәкчелеге хәбәр итә.

Бу көннәрдә Казанда Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале яшь башкаручылар конкурсының финал этаплары бара. Конкурс Халыклар дуслыгы йортында үтә. Кичә конкурс программасына беренче тапкыр кертелгән “Инструменталь башкару” номинациясендә җиңүчеләр билгеле булды.

Музыкантлар арасында I урынны Казан дәүләт консерваториясе студенты Ильяс Шәрипов яулады. II урында – Казан консерваториясе студенты Рамазан Гыйниятов һәм Октябрьский Музыка көллиятенең кубызчылар ансамбле (Башкортостан). III урынны Илнур Галиев (Казан консерваториясе) һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең тальянчылар ансамбле бүлеште.

Бүген конкурсның “Вокал” номинациясендә җиңүчеләр билгеле булачак. Җиңүчеләр Ваһапов фестиваленең 15 еллыгына багышланган гала-концертта бүләкләнәчәк. Тантаналы чара 15 майда С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында үтәчәк.

Рузилә Мөхәммәтова
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*