tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: Актив булыйк һәм һәрвакыт элемтәдә торыйк
Васил Шәйхразиев: Актив булыйк һәм һәрвакыт элемтәдә торыйк

Васил Шәйхразиев: Актив булыйк һәм һәрвакыт элемтәдә торыйк

Ростов-Дон шәһәренә килүгә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Көньяк һәм Төньяк Кавказ Федераль округындагы татар иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре белән очрашты. Исегезгә төшерәбез, алар бүген барысы бергә Татар халкының үсеш стратегиясе белән танышу өчен җыелды. Утырыш көннең икенче яртысында узачак.

Ә түгәрәк өстәл янында очрашуда Васил Шәйхразиев сүзен оешма җитәкчеләренә үз төбәкләрендә милләт өчен тырышып эшләүләре өчен зур рәхмәтен белдерде.

– Безнең өчен хәзер иң мөһим эшләрнең берсе стратегиябезне булдыру. Бу бурычны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов куйды. Без милләтне саклау өчен тырышып эшләргә тиеш. Безнең телебез кухня теле түгел, ул- дәүләт теле. Аны саклау өчен дәүләт тә, гаилә дә, төбәкләрдәге милләттәшләр дә – барыбыз бергә битараф калмый өлеш кертергә тиеш. Иң зур теләк – утырышта эскиз белән танышканнан соң, стратегияне булдыру өчен эшкә керешеп китсәк иде. Халыкка аңлатуны көтәбез. Аннары алардан тәкъдимнәр килер дип өметләнәбез.

Васил Шәйхразиев ТАССРның 100 еллыгына әзерлек эшләре белән дә таныштырды. Аның логотибын үзебез җиткергән товарларга куя алабыз. Бу сыйфат билгесе дә. Эшмәкәрләрнең активлыгын көтәбез,- диде Милли Шура рәисе.

– Без сездән башкарган эшләрегезне күрсәтүне сорыйбыз. Алар хакында конгресс сайтында яктыртабыз. Сезнең эшне башка милләттәшләр дә күрә, үрнәк тә, тәҗрибә дә, – диде Васил Шәйхразиев.

Шулай ук ” Җәлил укулары ” әдәби бәйгесендә, “Татарча диктант” акциясендә милләттәшләрне актив булырга өндәде.

Васил Шәйхразиев һәрвакыт элемтәдә булырга чакырды. Бөтендөнья татар конгрессыының сайты һәм ” Халкым минем “ газетасы белән таныштырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*