tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: Башкортлар – иң якын кардәшләребез
Васил Шәйхразиев: Башкортлар – иң якын кардәшләребез

Васил Шәйхразиев: Башкортлар – иң якын кардәшләребез

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Татарстанның «Башкорт корылтае» башкорт милли-мәдәни автономиясе вәкилләре булып китте. Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев республикабызда гомер иткән башкортларның фикер-теләкләрен белеште.

Васил Шәйхразиев билгеләп үткәнчә, Татарстанда 173 милләт дус бердәм булып яши. Иң якын кардәшләребез исә, башкортлар булуын билгеләде ул.

– Рәсәй күләмендә кая гына барсам та, һәрчак, иң беренче булып, татар-башкорт оешмалары вәкилләре белән очрашам. Дус яшибез-эшлибез. Былтыр Башкортстанның 100 еллыгын билгеләп үткәндә, Татарстаннан бик зур делегация белән Уфага бардык, Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан оештырылачак 14-15 майдагы чарага Башкортстаннан зур делегация көтелә. Иртәгә мин Уфага барып хөкүмәт вәкилләре, андагы актив, белән очрашачакмын. Шуңа күрә бүгенге очрашу безнең өчен бик мөһим, – диде Васил Шәйхразиев.

Татарстанның «Башкорт корылтае» башкорт милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Гали Хәсәнов, бу очрашуга бик куанып килүләрен белдерде. Очрашуда шулай ук “Башкорт корылтае”ның яшьләр канаты җитәкчесе Язгөл Исәндәүләтова ,“Башкорт корылтаеның” Казан бүлеге җитәкчесе Тимур Йосыпов һәм “Башкорт корылтае”ның совет әгъзасы Ринат Мөхетдинов катнашты.

Гали Хәсәнов мондый дәрәҗәдәге очрашу беренче тапкыр булуын билгеләде. Ул җирле “Башкорт корылтае” оешуга быел 20 ел тулуы турында әйтте һәм һәрчак татар-башкорт дуслык күпере дип эш итүләрен ассызыклады. Ул “Башкорт корылтае”ның шушы дәвердәге эшчәнлеге белән таныштырды. Гали Хәсәнов сүзләренчә, Казанда Башкортстаннан 1105 студент укый. Яшьләр белән эш итүгә зур игътибар бирелүен, 2012 елдан яшьләр канаты булдырылуын әйтте. Шулай ук Казанда Башкорт мәдәни үзәге ачарга теләкләре булуын җиткерде.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров та, төп юлның ике милләтнең бердәмлегендә булуын ассызыклады. Башкортстан белән Татарстан арасында каршылыклар булса да, без аларны җиңә алдык дип белдерде ул.

– Төп юлны сакларга кирәк. Ә төп юл ул – ике милләтнең бердәмлегендә. Шулай булса гына без үсә алачакбыз, икебез дә милләт булып саклана алачакбыз, туган телне, мәдәниятебезне саклый алачакбыз, – диде Ринат Закиров.

Ринат Закиров Конгрессның тәҗрибә уртаклашуа һәрчак ачык булуын әйтте. Бүгенге очрашуның мөһимлеген ассызыклап, беренче очрашу соңгысы булмавына өметен белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*