tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: Бөек Җиңүнең 75 еллыгына “Җәлил укулары” әдәби бәйгесе яңа биеклеккә күтәрелергә тиеш
Васил Шәйхразиев: Бөек Җиңүнең 75 еллыгына “Җәлил укулары” әдәби бәйгесе яңа биеклеккә күтәрелергә тиеш

Васил Шәйхразиев: Бөек Җиңүнең 75 еллыгына “Җәлил укулары” әдәби бәйгесе яңа биеклеккә күтәрелергә тиеш

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең оештыру комитеты үзенең утырышын уздырды. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, без конкурс барышын, балалар чыгышын күзәтеп бардык. Аның финалы да бик матур узды. Гала-концерты бүген дә истә, диде.

“Җәлил укулары” бәйгесе балалар һәм аларның әти-әниләренең әдәбияткә битараф булмавына бер дәлил иде. Шуңа күрә бу конкурс тагын да үсәргә, киңрәк колач җәяргә тиеш. Алда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы.  Әлеге чараларга әзерлек барган көннәрдә, безнең алда  “Җәлил укулары”н яңа биеклеккә күтәрү бурычы тора, ди Васил Шәйхразиев.

Киләсе елга бәйге яңа форматта, яңа платформада узарга тиеш. Җәлил – безнең горурлыгыбыз. Ләкин аның янәшәсендә көрәштәшләре-җәлилчеләр бар. Без аларны да хөрмәтләп, шушы конкурста күрсәтергә тиеш. Алай гына да түгел, 1941-1945 нче елларда фронтта булган, яраланып кайткан, һәлак булган язучыларыбызны да күтәрергә кирәк. Аларның иҗатын, туганнарын барларга, архивларда өйрәнергә, каберләре бар икән, аларның ни хәлдә икәнен ачыкларга тиешбез. Бу Татарстаннан чыккан татар  каләм ияләренә генә кагылмый. Башка төбәкләрдәгеләрен дә барларга. Бу эшкә бүген үк тотынырга кирәк. Мин менә шундый тәкъдим белән чыгам, бурыч та куям.

“Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең гала-концертын киләсе елга башкаланың опера һәм балет театрында уздырачакбыз, диде Милли шура рәисе. Быел Фатих Кәримнең тууына 110 ел. Хәзер аның туган ягында музее төзекләндерелә, ул зурайтыла. Аны зурлап ачачакбыз, дип искә алды Васил Шәйхразиев.

М. Җәлилнең музей-фатиры директоры Нәзирә Фәттахова да тәкъдим белән чыкты. Быел 25 нче августта Җәлил һәм җәлилчеләрне җәзалап үтерүгә 75 ел тула. Шул уңайдан, бу датаны аларны җәзалаган урында – Берлиндагы Плетцензе төрмәсендә милләттәшләрне дә җыеп, зур чара оештырсак, әйбәт булыр иде, ди ул. Васил Шәйхразиев идеяне хуплады. Ләкин аны ничек үткәрү турында бар яклап уйларга кирәклеген искәртте.

Бәйгенең жюри рәисе Әзгар Шакиров, “Җәлил укулары”на игътибар артуны югары бәяләвен әйтте. Шигырь өйрәнгәндә шагыйрь иҗатына балада гына түгел, аның әнисендә дә мәхәббәт арта. Сабыен конкурста катнашырга алып килгән әти-әниләр дә билгеләп үтелергә тиеш, ди ул.

Васил Шәйхразиев, конкурсның финалында әниләрне дә, аерым номинация нигезендә  сәхнәгә чыгару кирәклеген әйтте. Шулай ук бәйгедә катнашкан һәр бала, махсус грамота яисә диплом белән бүләкләнергә тиеш. Гомерлеккә истә калсын.

“Җәлил укулары” әдәби бәйгесен оештыруда җаваплы  Алмаз Нургалиев жюри әгъзаларына, журналистларга да рәхмәтен җиткерде. Утырышта 14 нче февральдә төгәлләнгән конкурска йомгак ясадылар, хата-кимчелекләр хакында фикер алыштылар.

Әзгар Шакиров видеоязмаларга игътибар зур булырга тиеш, ди. Ул ничек төшерелә, нинди мохиттә, болар барсы да мөһим. Балалар шагыйрь иҗатыннан үз яшенә туры килгәнен, үзенә сөйләү өчен җайлы әсәрне сайласын иде, дип тә киңәшен җиткерде жюри рәисе.

Исегезгә төшерәбез: I Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең гала- концерты Казанда 14 нче февральдә узды. Гомумән алганда, конкурста  Татарстанның 38 районыннан, Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Россиянең 11 төбәгеннән, 4 Ерак һәм Якын чит илләрдән 4000нән артык бала һәм яшүсмер катнашты. Финалга 64 кеше чыкты. Бәйге 4 этапта, 7 номинация буенча узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*