tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Эстониядә
Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Эстониядә

Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Эстониядә

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе В. Г. Шәйхразиев эш сәфәре белән бүген Эстония Республикасына килде. Аэропортта Татарстан Республикасыннан килгән кунакларны Россия Федерациясенең Эстониядәге Илчелеге киңәшчесе Станислав Макаренко, Россия Федерациясенең Эстониядәге Илчелегенең беренче сәркатибе Алексей Котельников, «Европа татарлары Альянсы» Европа берлеге илләренең Халыкара татар ассоциациясе рәисе Флюр Шәрипов, БТК Милли советы әгъзасы, Европа татарлары Альянсы рәисе киңәшчесе Гөлзалина Жехтунова каршы алды.

Бүген Васил Шәйхразиев эшлекле программа кысаларында IV Бөтеневропа Сабан туе мәйданын караячак, Таллин шәһәр җыены рәисе Михаил Кылварт белән очрашачак. Аннары Россия Федерациясенең Эстония Республикасындагы илчелеге бинасында Россия Федерациясенең Эстония Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе А. М. Петров белән очрашу көтелә.

Шулай ук бүген Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Эстониядә яшәүче милләттәшләребез белән очрашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*