tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Коми Республикасы башлыгы администрациясе җитәкчесе Михаил Порядин белән очрашты
Васил Шәйхразиев Коми Республикасы башлыгы администрациясе җитәкчесе Михаил Порядин белән очрашты

Васил Шәйхразиев Коми Республикасы башлыгы администрациясе җитәкчесе Михаил Порядин белән очрашты

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Сыктывкар шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында Коми Республикасы башлыгы администрациясе җитәкчесе Михаил Порядин белән очрашты.

Очрашу барышында Милли шура рәисе Коми Республикасы татарлары һәм башкортларының VI съезды эшчәнлеген уңай бәяләде. “Татарлар һәм башкортларның күп кенә уртак бәйрәмнәре бар, без бер кошның ике канаты кебек”, – дип искәртте Милли шура рәисе. “Бүгенге көндә мохтариятнең 20 еллык тарихы, эшчәнлеге бар, татар иҗтимагый оешмаларыбыз киләчктә дә хакимият белән элемтәдә булып хезмәттәшлек итсеннәр иде”- диде Васил Шәйхразиев. Михаил Порядин үз чиратында Бөтендөнья татар конгрессына, шәхсән Васил Шәйхразиевка рәхмәтләрен җиткерде. “Коми Республикасындагы татарлар һәм башкортлар милли-мәдәни һәм башка өлкәләрдә дә активлар, мохтарият белән берлектә уртак эшләребез тормышка ашырылып килә”- диде администрациясе башлыгы. Очрашу ахырында Васил Шәйхразиев белән Михаил Порядин истәлекле бүләкләр белән алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*