tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Нижневартовскның “Росинка” балалар бакчасында булды
Васил Шәйхразиев Нижневартовскның “Росинка” балалар бакчасында булды

Васил Шәйхразиев Нижневартовскның “Росинка” балалар бакчасында булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Нижневартовск шәһәренең 41 номерлы “Росинка” балалар бакчасында булды.

Монда ул “Дуслык” татар мәдәнияты музее, физкультура һәм музыка заллары белән танышты.

Очрашу барышында В.Шәйхразиев бакчада тәрбияләнүче балалар белән  татар милли ризыкларын пешерү буенча мастер-класста катнашты.

Ә аннан соң балалар һәм тәрбиячеләр тарафыннан концерт программасы тәкъдим ителде.

Әлеге бакчага йөрүче 365 баланың 60ка якыны татар-башкорт баласы. Бакчада тәрбияләнүче балаларга татар теле, җырлар һәм биюләр өйрәтелә. Казан кунаклары тарафыннан бакчага татар телендщ китаплар һәм дисклар бүләк ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*