tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: Татар бизнесы брендын барлыкка китерергә кирәк
Васил Шәйхразиев: Татар бизнесы брендын барлыкка китерергә кирәк

Васил Шәйхразиев: Татар бизнесы брендын барлыкка китерергә кирәк

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Екатеринбургка татар эшмәкәрләре белән дә очрашты. Түгәрәк өстәл янындагы сөйләшүне Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов ачты. Мондый очрашулар еш булмый, ләкин без эшмәкәрләр белән хезмәттәшлеккә әзер дип белдерде ул. Шулай ук даими вәкиллеккә һәрвакыт ярдәм күрсәткән өчен, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт җиткерде. Вәкиллек борынгы татар сәүдәгәрләре Агафуровлар йортында урнашкан. Ул ремонт таләп итә. Аны төзекләндерү эшендә Татарстан булышачак. Хәзер төзекләндерү эшләре ни дәрәҗәдә башкарылырга тиешлеген өйрәнәләр.

Свердловск өлкәсендә 160 мең милләт яши, алар арасында татарлар хөрмәткә лаек, дип белдерде очрашуга килгән Свердловск өлкәсе губернаторы урынбасары Азат Салихов. Татарлар бизнеста да, милли, сәяси мәсьәләләрне хәл итүдә дә актив. Өлкәдә уздырылучы чараларда катнашып, милли ризыклар- чәк-чәк, өчпочмак белән сыйлыйлар, ди.

20 нче июльдә сабантуе уздырачаклар. Гадәттә анда 20 меңләп кеше катнаша. Көрәш, ат чабышлары кебек ярышлар оештырып,  шәһәр читендә зур бәйрәм үткәрергә җыеналар.

Васил Шәйхразиев Свердловск өлкәсендә яшәүче татар эшмәкәрләрен активрак булырга чакырды. Ул аларга үзара элемтәләрне ныгытып, тәҗрибә уртаклашып эшләргә киңәш итә.

– Менә мондый очрашулар оештырып, эшмәкәрләр клубын булдырырга кирәк. Тәҗрибә уртаклашып эшләгәндә, бизнес өлкәсендәге ялгышларны кабатламас өчен дә файдалы булачак. Татар бизнесы бренды барлыкка китерергә кирәк, – диде ул.

Васил Шәйхразиев белдергәнчә, 14-16 март көннәрендә Казанда татар авыллары эшмәкәрләре форумы узачак. “Без авыл эшмәкәрләренә республикада хөкүмәт һәм бизнесның үзара ничек хезмәттәшлек итүен күрсәтерергә жыенабыз. Мөслим районындагы эшләр барышын карап, чит төбәкләрдәге эшмәкәрләрнең дә урыннарда депутатларга, җирле җитәкчеләргә бу хакта җиткерүен телибез. Без сезнең белән хезмәттәшлек итәргә әзер, диде Милли Шура рәисе.

Шулай ук әлеге очрашуда Васил Шәйхразиев милләттәшләребезне Татарстанда тормышка ашырылучы программалар белән таныштырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*