tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиевны 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
Васил Шәйхразиевны 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

Васил Шәйхразиевны 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

Хөрмәтле Васил Габтелгаяз улы!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән олы бәйрәмегез – 55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм! Сез талантлы шәхес, булдыклы ир-егет, халкыбызның милләтпәрвәр улы. Хакимиятнең кайсы гына тармагында көч куйсагыз да, башлаган эшләрегез һәрвакыт җиренә җиткерелә, җитәкчелек һәм халык тарафыннан хуплап кабул ителә. Кылган яхшылыкларыгыз сезне республикабызның, халкыбызның чын патриоты итеп танытты. Сезнең тарафтан республика шәһәрләрендә, районнарында кешеләрнең тормыш шартларын яхшырту һәм сыйфатландыру өчен башкарылган нәтиҗәле хезмәтләрегезгә карап сокланырга була. Чаллы шәһәренең башлыгы булып хезмәт куйган чакта, күпме мәгариф үзәкләре, татар гимназияләре ачылды, милли театр аякка басты. Халкыбызның гамен, җанын тоеп яшәүдә, җәмгыятебезне тагын да югары биеклекләргә күтәрү теләге белән янып йөрүегез олуг ихтирамга лаек. Милләтебезнең гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияте, сәнгате белән тирәнтен танышып, аның рухый дөньясын колачлып яшәвегез Сезнең милли җанлы, киң эрудицияле булуыгызга ачык мисал. Татарстанның яшь буыны сездән үрнәк алырга тырыша!

Хөрмәтле Васил әфәнде! Сезнең Милли Шура рәисе итеп сайлануыгыз да халкыбыз өчен бик әһәмиятле вакыйга булды. Үзегез дә сизәсездер, татар халкы Сезне милләтебезнең таянычы – телебез, мәдәниятебез сагында торучы көчле рухлы, нык куллы җитәкче буларак кабул итте. Без ышанабыз, Сезнең зур тормыш тәҗрибәгез, акыллы фикерләрегез – халкыбызны яңа үрләргә күтәрер, уңай нәтиҗәләрен бирер. Киләчәк тормышыгызда чиксез бәхет-шатлыклар, корычтай нык саләмәтлек, гаилә тынычлыгы, имин көннәр һәм эшегездә зур уңышлар телим.

Закиров Ринат Зиннур улы
– Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шурасы рәисенең беренче урынбасары,
конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*