tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: 28 нче гыйнвар – “Әлифба”ның туган көне. “Әлифба” китабын кем язган, беләсезме?

ВИДЕО: 28 нче гыйнвар – “Әлифба”ның туган көне. “Әлифба” китабын кем язган, беләсезме?

Сәләй Гататдин улы Вагыйзов 1908 нче елның 24 нче октябрендә Самара губернасы, Богырыслан өязе Татар Байтуганы авылында туа. Башлангыч белемен мәдрәсдә ала. Камышлыда Коммунистик яшьләр мәктәбендә укый. 1921 нче елда Богырыслан педагогия техникумына укырга керә. Шул чорда шигырьләр яза башлый.

1933 нче елда Казанның педагогия институтында филология факультетында укый башлый. Институтны бетергәч аспирантурада калдырала. Шуннан соң Арча педагогия училищесына эшкә чыкырыла. Ватан сугышы башланга, фронтка китә. Харкау янында булганда чолганышка эләгә һәм әсирлеккә алына. Аннан котылгач, туган илендәге Печора лагерена озатыла.

Әсирлектән 1949 елда гына азат ителә. Әсирлектән азат ителгәч балалар тәрбияләү эшен дәвәм итә. Укытучы, мәгариф булегендә инспектор булып эшли башлый. Арча педагогия училищесында татар теле һәм әдәбиятын укыта, бу фәннәрне укыту методиксын өйрәтә.

1960 нчы елларда беренче “Әлифба” китабын төзи башлый. 1965 елда “Әлифба” дөнья күрә. 1986 елда 6 яшьлек балалар өчен тагын бер “Әлифба” төзи. Аның “Башлангыч сыйныфта татар телен укыту методикасы” китабы “Лингводидактиканың ин зур казанышы” дигән бәя ала.

Сәләй Вәгыйзов төзегән уку китаплары, татар теле дәреслекләре,“Рәсемле әлифба”, “Кызыклы грамматика” китаплары, методик кулланмалар һ.б. дистәләгән еллар дәвамында хәзерге көнгә кадәр кулланыла.

С.Г. Вагыйзов – Татарстанның атказанган укытучысы, Русия Федерациясенең Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты. Ушинский медале белән бүләкләнгән.

tt.wikipedia.org

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*