tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: «Муса Җәлил» һәм «Тукай» кораблары татарларны таныта

ВИДЕО: «Муса Җәлил» һәм «Тукай» кораблары татарларны таныта

Әстерхан өлкәсенең транспорт-логистик хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнгән ВТС компанияләр төркеме генераль директоры Ринат Әюпов. Ул 1997 елда башлап җибәрелгән бизнесы, эшен җәелдерүе турында сөйләде. Бүгенге көндә аның тарафыннан төрле йөкләрне илнең теләсә кайсы почмагына җиткерергә мөмкинлек бирә торган логистик челтәр төзелгән. Ул Татарстан белән булдырылган хезмәттәшлекнең, элемтәләрнең мөһимлеген билгеләп узды. «Муса Җәлил» һәм «Тукай» дип исемләнгән кораблары булуы белән горурлануын билгеләде. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан уздырылган «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында белдерде.

“Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүдән тыш, мин хәйриячелеккә, иҗтимагый эшчәнлеккә, татар телен һәм мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруга зур игътибар бирәм. Татарстаннан, Әстерханнан, хәтта Россиядән дә читтә татар мәдәниятен, тарихын, телен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру максатыннан компания тарафыннан 2016 елда сатып алынган сухогрузларны татар шагыйрьләре – Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемнәре белән атадык”, – дип сөйләде Ринат Әюпов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*