tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Түбән Новгород мөселманнары хәйрия акциясе уздырды

ВИДЕО: Түбән Новгород мөселманнары хәйрия акциясе уздырды

7 нче апрельдә Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте Түбән Новгород, Дзержинск, Бор шәһәрләрендә яшәүче, ярдәмгә мохтаҗ 35 гаиләгә азык-төлекләр тутырылган пакетлар алып килә. Алар арасында ялгыз яшәүчеләр, күп балалы гаиләләр, авыр хәлдә калучылар да бар. Акциягә яшьләр, шәһәрнең иҗтимагый палата вәкилләре, имамнар һәм кеше язмышына битараф булмаган волонтерлар кушылган. Бу хакта өлкәнең “Туган як” газетасы редакциясе социаль челтәдә хәбәр итте. Акция барышыннан видео да әзерләнгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*