tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чишмә районы укучылары Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесендә катнашты
Яңа Чишмә районы укучылары Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесендә катнашты

Яңа Чишмә районы укучылары Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесендә катнашты

Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесе игълан итте.

Шул уңайдан, 11 октябрь көнне “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы, Яңа Чишмә районының Чаллы Башы мәдәният йорты һәм китапханәсе Чаллы Башы гомуми белем бирү мәктәбендә “Муса Җәлил татар телендә” номинациясендә бәйге оештырды.

Бәйгедә катнашучы 17 укучы Муса Җәлилнең төрле шигырьләрен сөйләде, Муса Җәлилгә багышланган видеофильм күрсәтелде. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итә оештыручылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*