tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чишмәдә “Киленбикә” бәйгесе үтте
Яңа Чишмәдә “Киленбикә” бәйгесе үтте

Яңа Чишмәдә “Киленбикә” бәйгесе үтте

25 апрель көнне Акбүре мәдәният йортында “Киленбикә” бәйгесе үткәрелде. Яңа Чишмә районы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы оештырган бу бәйгедә Чаллы Башы авылыннан Исмагилова Гөлназ, Акбүре авылыннан Насыйрова Резидә, Әдәмсә авылыннан Борисова Лилия, Тубылгытау авылыннан Әбүнагимова Эльвира, Зирекле авылыннан Шакирова Мөнирә, Шахмай авылыннан Багаутдинова Наилә катнаштылар.

Алар өчен четерекле сораулар, төрле биремнәр әзерләнгән иде, ләкин киленбикәләр каушап калмадылар, бөтен сорауларга әйбәт иттереп җавап бирделәр, үзләренең аш-суга осталыкларын, үзләрен иҗади яктан да күрсәттеләр, бишек җырлары башкардылар.

Бәйге Акбүре мәдәният йорты артистлары чыгышы белән үрелеп барды. Бәйгедә катнашучы киленбикәләргә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы исеменнән катнашучы дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*