tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Кырлай авылында “Ат көненә” багышланган ат чабышлары була
Яңа Кырлай авылында “Ат көненә” багышланган ат чабышлары була

Яңа Кырлай авылында “Ат көненә” багышланган ат чабышлары була

15 сентябрьдә Арча районының Яңа Кырлай авылында “Ат көненә” багышланган дистанцияле халыкара ат чабышлары узачак. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чабышлар 40, 80 120 км араларда узачак. Шулай ук чара кысаларында “Аргамак”, “Авыл егетләре”, Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе призларына чабышлар планлаштырыла. “Ат көне” бәйрәме уңаеннан, ат җигү тизлегенә, иң яхшы арбага, атта иң тиз йөртүгә конкурслар була.

Моннан тыш, бай мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнә, Казан шәһәренең балалар өчен ат спорты мәктәбенә йөрүчеләрнең чыгышлары була, авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе һәм башка чаралар оештырыла.

Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана.
Чараны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе, “Казан” халыкара ат спорты комплексы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының дәүләт ветеринария берләшмәсе, “Татмелиорация” ТК ҖЧҖ, “Сервис-Агро” ҖЧҖ оештыра.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*