tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәйдә I халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең икенче этабы үтте
Зәйдә I халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең икенче этабы үтте

Зәйдә I халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең икенче этабы үтте

Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә, “Шатлык” балалар бакчасында, Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗаты йортында I халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең икенче этабы узды. Әлеге чараны уздыруның максаты булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнең ижади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру тора.

Бәйгене оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары. Конкурс җиде номинациядән тора. “Муса Җәлил татар телендә”, “Муса Җәлил рус телендә”, “Муса Җәлил халыклар телендә”, “Җәлил турында”, “Яшь җәлилчеләр”, “Рәсем иҗаты”, “Муса Җәлил белән бәйле урыннарга читтән торып сәяхәт” номинацияләрендә 3 яшьтән алып 25 яшькә кадәр катнашучылар ярыша.

Район буенча конкурска 176 гариза тапшырылды. Жюри составына барлыгы 9 белгеч кертелгән иде. Бөтендөнья татар конгрессының Зәй бүлеге җитәкчесе Әминә Биккинина, мәгариф идарәсе методистлары Ләйсән Гайсина, Роза Рамазанова, Розалия Миңнуллина, инглиз, татар теле укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре Галина Емекеева, Миләүшә Миңнеголова, Рушания Ягафарова, Зоя Антонова, өстәмә белем бирү педагогы Светлана Кузнецова ике көн дәвамында конкурста катнашучыларның чыгышларын карадылар. Бәйгедән балалар бакчасына йөрүче нәниләрдән башлап, югары сыйныфларда белем алучы егетләр- кызлар да Җәлил иҗаты белән кызыксыналар, аның шигырьләрен өйрәнәләр икән, -дигән матур тәэсир калды. Һәр конкурсант үзе сайлаган әсәрнең эчтәлеген хис- тойгылары белән баетып, тамашачы күңеленә барып җитәрлек итеп башкарды. Җәлил әсәрләре буенча рәсемнәрен тәкъдим итүчеләр дә бихисап булды.
I халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең III этабы 2019 елның 10–12нче гыйнварында, ә IV этабы 2019 елның 15нче февралендә – Муса Җәлилнең туган көне бәйрәмендә Казанда узачак.

Әминә Биккинина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*