tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тор-Түз авылы мәктәбе гасыр юбилеен каршылый
Тор-Түз авылы мәктәбе гасыр юбилеен каршылый

Тор-Түз авылы мәктәбе гасыр юбилеен каршылый

10 декабрьдә  Пермь крае Кунгур районы Тор-Түз авылы мәктәбенең 100 еллык юбилеена багышланган тантана үткәрелә.

Бу мәктәптә 100 ел дәверендә 2 меңнән артык бала татар телендә белем алган һәм тәрбияләнгән. Бүгенге көндә Тор-Түз этомәдәни компонентлы урта гомумбелем бирү мәктәбендә 144 бала белем ала. Башланагыч белем бирү тулысынча татар телендә алып барыла. Төп белем  бирү программасы буенча 5-9 сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты укытыла. Бу фәннәрдән үткәрелгән край олимпиадаларында укычылар даими рәвештә югары урыннар яулап алалар.  Класстан тыш үткәрелгән чаралар да телебезне, тарихны, гореф-гадәтләрне саклап калуга юнәлдерелгән.

Мәктәпне тәмамлаган кешеләр арасында бик күп төрле хезмәт ияләре бар. Гомумән, авылда мәгърифәтле һәм мәдәниятле татар халкы яшәвен аның түгенге көн торышы һәм икътисады күрсәтә. Авыл үсә, күмәк хуҗалык, крестьян фермер хуҗалыклары, эшмәкәрләр һәм нефтьчеләр авылның үсешен, алга китүен тәэмин итеп торалар. Авылда гөрләп торган мәдәният йорты, татар мәдәни үзәге, җыр һәм бию ансамбльләре бар. Авыл яши һәм үсә, дип яза Пермь краеннан Сәлим Назин Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына юллаган хатында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*