tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТӨРКИ ТЕЛЛӘРДӘ ИҖАТ ИТҮЧЕ ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ХАЛЫКАРА ФЕСТИВАЛЕ
ТӨРКИ ТЕЛЛӘРДӘ ИҖАТ ИТҮЧЕ ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ХАЛЫКАРА ФЕСТИВАЛЕ

ТӨРКИ ТЕЛЛӘРДӘ ИҖАТ ИТҮЧЕ ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ХАЛЫКАРА ФЕСТИВАЛЕ

24 – 27 апрельдә Казанда Төрки телләрдә иҗат итүче яшь язучыларның халыкара фестивале узачак. Башкалабызга Төркия, Казахстан, Төркмәнстан, Дагстан, Кабардин-Балкар, Кырым, Башкортостан, Чувашстаннан яшь язучылар җыелачак.

Фестивальнең ачылу тантанасы 14.00да Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында узачак.

Фестивальдә 20дән артык талантлы яшь язучы катнашачак, алар – үз илләрендә һәм республикаларында дан казанып, танылып өлгергән шәхесләр. Чувашстанның халык шагыйре Юрий Семендер, Казахстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Галим Жайлыбай, балкар шагыйре, Кабардин-Балкарның Язучылар берлеге рәисе урынбасары Абдуллах Бегиев, Каппадокия Язучылар берлеге рәисе Айша Пасланмас та катнашачак.

Ачылу тантанасыннан соң, фестиваль кунаклары һәм катнашучылары проза, поэзия, драматургия буенча мастер-классларга таралачак. Мастер-класслар алдагы көндә дә дәвам итәчәк. Проза һәм драматургия секциясен Нәбирә Гыйматдинова, Халисә Ширмән, Рифат Сверигин, Рөстәм Галиуллин, Николай Сорокин, Евгений Турхан уздырачак. Поэзия секциясен – Марсель Галиев, Галим Жайлыбай, Юрий Семендер, Луиза Янсуар.

25 апрельдә төрки илләрдән килгән язучыларыбыз һәм Татарстанның яшь һәм олпат каләм әһелләре катнашында Язучылар берлегендә Түгәрәк өстәл узачак. Монда журналистлар һәм әдәбиятның бүгенге торышы, аны дөньяга таныту, төрки дөнья белән бәйләнешләребезне ныгыту мәсьәләләре турында уйланган һәркем катнаша алачак.

Фестиваль кысаларында кунакларга шәһәр буенча һәм Арчада Тукай урыннарына экскурсияләр оештырылачак, алар “Любовь поэта” операсын да тыңлаячаклар. 26 апрельдә сез шагыйрьләрне Тукай һәйкәле каршында узачак Шигърият бәйрәменә килеп тыңлый аласыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*