tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркия Республикасында татар әдипләренең балалар хикәяләреннән торган җыентыгы төрек телендә басылган
Төркия Республикасында татар әдипләренең балалар хикәяләреннән торган җыентыгы төрек телендә басылган

Төркия Республикасында татар әдипләренең балалар хикәяләреннән торган җыентыгы төрек телендә басылган

Күптән түгел Төркия Республикасында татар әдипләренең балалар хикәяләреннән торган “FİLDİŞİ ÇAKI” (Сөяк саплы пәке) исемле китап бастырылган. Госманлылар теленә әлеге хезмәтне, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан тәкъдиме белән, язучы һәм тәрҗемәче Фатих Кутлу тәрҗемә иткән.

Аерым алганда, “FİLDİŞİ ÇAKI” исемле китапта 14 татар язучысының 17 хикәясе урын алган. Әсәрләрнең исемлеге түбәндәгечә:

  • “Бер баланың көнлек дәфтәре” Нәҗип Думави,
  • “Туган илен сагынган” Гали Рәфикый,
  • “Кем көчле?” Aбдулла Алиш,
  • “Ана мәхәббәте” Госман Бакир,
  • “Җылан мөгезе” Гали Рәхим,
  • “Сөяк саплы пәке” Дәрҗия Аппакова,
  • “Шуктуган” Җәвад Тәрҗеманов,
  • “Битлек” Гали Рәхим,
  • “Чүлмәк китекләре” Ләбибә Ихсанова,
  • “Үткен кылыч” Шәһит Әхмәдиев,
  • “Сугышчан бурыч” Фаил Шәфигуллин,
  • “Намаз” Фәйзи Вәлиев,
  • “Бал чүлмәге” Газиз Мөхәммәтшин,
  • “Аның шатлыгы бер Аллага гына мәгълүм иде!” Фәхрелислам Агиев,
  • “Шыгырдавыклы башмаклар” Дәрҗия Аппакова,
  • “Ул үксез бала шул!” Фатих Әмирхан,
  • “Артист” Госман Бакир.

Китап Анкара шәһәрендәге “Бәнгү” нәшриятында басылган. Шул рәвештә Фатих Кутлу тәрҗемәсендә Төркиядә соңгы вакытта дүрт татар китабы дөнья күрде. (А.Гыйләҗевнең “Җомга көн, кич белән…” повесте, Р. Батулланың “Алып Батыр маҗаралары” әкияти романы. Повесть һәм хикәяләрдән торган “SESSİZ KURAY” (Тавышсыз Курай) исемле җыентык һәм шушы “FİLDİŞİ ÇAKI” исемле хикәяләр китабы), дип белдерә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

“Татар-информ” МА
фото: tatar-centr.blogspot.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*