tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркия татарлары Анкарада җирләнгән татар-башкорт зыялыларын искә алганнар
Төркия татарлары Анкарада җирләнгән татар-башкорт зыялыларын искә алганнар

Төркия татарлары Анкарада җирләнгән татар-башкорт зыялыларын искә алганнар

Төркиядә яшәүче татарлар Анкараның Каршыяка зиратында булып, биредә җирләнгән татар-башкорт зыялыларын искә алганнар. Бу хакта Истанбулда укучы татар аспиранты, инженер-төзүче Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итә.

“Анкараның “Каршыяка” зиратында галимнәр Абдулкадир Инан, Әхмәт Тимер, Ибраһим Вәли Одар һәм аның тормыш иптәше Хәтиҗә Одар, Сафа Дәвләтшах җирләнгән. Күренекле шәхесләребезне искә алган чара икенче тапкыр уза. Ул быел да Анкарада яшәүче татар галиме, язучы Роза Корбан тарафыннан оештырылды”, – ди Айгөл Зара Кәбирова.

Чарага әлеге шәхесләрнең якыннары – Абдулкадир Инанның улы Мустафа Яшар Инан, оныклары Бүлгүнау Инан, Билбай Инан һәм башка туганнары; Әхмәт Тимернең кызы Бахшаиш Тимер һәм оныгы Бахшаиш Зәйнәп Фиратоглу; Сафа Дәвләтшахның улы музыкант Зия Дәвләтшах; Зәки Вәлиди Тоганның улы Субидей Тоган килгәннәр.

“Бу чара өчен Истанбулдан Абдулкадир Инанның тарихчылыгы турында фәнни хезмәт язучы Мәрвә Генҗо һәм аның туганы Серкан Имам килде. Серкан Имам мәрхүмнәр рухына дога укыды. Искә алу чарасына килүчеләргә “Аяз Таһир Төркистан Идел-Урал” фонды җитәкчесе Түлай Дуран һәм Искешәһәр Төрек учаклары җитәкчесе Нәдим Үналның сәламнәре җиткерелде”, – ди Айгөл Зара Кәбирова.

  • Абдулкадир Инан (1889-1976) – башкорт фольклорчысы, профессор (тормыш иптәше татар). Әхмәт Тимер (1912-2003) – Төркиядә беренче тюрколог-монголист, профессор, Төрки мәдәниятен тикшерү институтын оештыручыларының берсе һәм аның җитәкчесе.
  • Ибраһим Вәли Одар (1899-1975) – хирург, профессор. Анкара университетының медицина факультетында 23 ел укыткан. Аның тормыш иптәше Хәтиҗә Одар (1910-1986) – теш табибы. Сафа Дәвләтшах (1926-2013) – Анкара Казан мәдәнияте һәм ярдәмләшү оешмасы әгъзасы.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*