tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркия татарлары Анкарада җирләнгән татар зыялыларын искә алды
Төркия татарлары Анкарада җирләнгән татар зыялыларын искә алды

Төркия татарлары Анкарада җирләнгән татар зыялыларын искә алды

Татар-төрек тарихында күпкырлы эшчәнлекләре белән әһәмиятле урын тоткан татар зыялылары Закир Кадыйри Уган, Хәмит Зөбәер Кошай, Сания Гыйффәт Уган, Сәгадәт Чагатай һәм Гали Акыш вә аның бертуган сеңелләре каберләре янында искә алындылар. Бу хакта Зара Кәбирова хәбәр итә.

Яд итү чарасына галим Әхмәт Тимернең кызы, икътисад галиме Зәйнәп Бахшаиш Фыратоглу, Анкарада яшәүче татарлар һәм Төркиядә белем алучы Татарстан студентлары катнашты. Шулай ук “Гаяз-Таһир, Төркестан – Идел-Урал” фонды башкарма комитеты җитәкчесе Тюлай Дуран һәм комитет әгъзалары – Һаҗи Бәйрәм Вәли университеты коммуникция деканы Закир Авшар, профессор Тимур Коҗаоглу да килгән.

Татар халкының мәрхүм зыялыларын изге рамазан аенда искә алу чарасы Анкарада яшәүче милләттәшләребезнең инициативасы белән оештырылган. Ул “Исәннәрнeң – кадeрeн, үлгәннәрнeң кабeрeн бeл” дигән шигарь астында үтте. Аны әдәбият галиме Роза Корбан алып барды.

Мәрхүмнәрнең исән чакта татар-төрек дөньясы өчен башкарган гамәлләре турында Тюлай Дуран һәм Тимур Коҗаоглу чыгыш ясадылар. Теология белгече Ильяс Мифтахов мәрхүмнәр рухына багышлап догалар укыды.

Милләттәшләребез яд итү чарасында караусыз калган каберләрне дә чистарттылар, Сания Гыйффәт Уганның ауган кабер ташын төзәтеп куйдылар. Үзара акча җыеп, кабер ташының уңган язуын яңартуны һәм кабер өстенә чәчәкләр утыртып, ел әйләнәсендә карап торуны да оештырдылар.

  • Закир Кадыйри Уган (1878-1954), Хәмит Зөбәер Кошай (1897-1984), Сания Гыйффәт Уган (1900-1957), Сәгадәт Чагатай (1907-1989) һәм Гали Акыш (1918-2011) вә аның бертуган сеңелләре Төркия башкаласындагы Җәбәҗи Aсри зирaтына җирләнгәннәр.

 

Рушания Алтай

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*