tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә – «ак туфрак вә хак туфрак»та төрки фестиваль узды
Төркиядә – «ак туфрак вә хак туфрак»та төрки фестиваль узды

Төркиядә – «ак туфрак вә хак туфрак»та төрки фестиваль узды

Төркиянең Истанбул шәһәрендә  VI Халыкара шигърият фестивале үткәрелде. Солтанбәйле бәләдиясе тарафыннан оештырган әлеге фестивальдә 17 мәмләкәттән 38 шагыйрь катнашты. Төрки телле шагыйрьләрне берләштерү, үзара якынайту максатыннан оештырылган әлеге чарада Татарстанннан М.Җәлил исемендәге Республика премиясе һәм Төркиянең Х.Байкара исемендәге халыкара премиясе лауреаты Рәмис Аймәт  тә катнашты.

Шагыйрьләр 4 көн дәвамында Истанбулның төрле Мәдәни мәркәзләрендә, уку йортларында, лицейларда, төрек әдәбияты вакыфында  үткәрелгән  кичәләрдә катнашып, шигърият сөючеләрне үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар, тамашачыларның  күпсанлы сорауларына җаваплар бирделәр. Солтанбәйле бәләдиясе башканы Хөсәен Кәскин әйткәнчә – Төркия төрки халыклар өчен гомер бакый ак туфрак вә хак туфрак булып калачак.

http://www.sptatar.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*