tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең мәдәни кыйммәтләре яктыртылган китап дөнья күрде
Төркиядә Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең мәдәни кыйммәтләре яктыртылган китап дөнья күрде

Төркиядә Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең мәдәни кыйммәтләре яктыртылган китап дөнья күрде

Быел татар әдәбияты классигы, язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тулды. Шул җәһәттән Төркиянең Карс шәһәрендә яшәүче, тумышы белән Арча кызы булган Кавказ университеты галимәсе Чулпан Зарипова-Четиннең “Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә татар, башкорт һәм казакъ халыкларының мәдәни кыйммәтләре” дип аталган зур күләмле хезмәте дөнья күрде.

Төрек телендә нәшер ителгән әлеге китапта мәрхүм әдипнең “Татар хатыны ниләр күрми?”, “Табигать балалары”, “Алмачуар”, “Башкорт кызы Гөлбикә”, “Казакь кызы” әсәрләре анализланган. Аларда язучы тарафыннан тасвир ителгән гаилә һәм көнкүреш йолалары, дини гадәтләр, татар, башкорт һәм казакь халыкларының иҗтимагый тормышлары, халык әдәбият үрнәкләре, милли киемнәр, гореф-гадәтләр, милли ашлар, җәмгыятьтә хатын-кызның тоткан урыны, аңа булган мөнәсәбәт, казакь далаларындагы тормыш итү рәвеше тикшерелгән. Г.Ибраһимов иҗатында яктыртылган татар, башкорт, казакъ халыкларының уртак миллли кыйммәтләре, шулай үк үзенчәлекле төсмерләре фәнни яктан каләмгә алынган. 369 битлек әсәрдә татар халкының сөйләм үзенчәлекләре, мәкаль һәм әйтемнәре, ярәшү, кыз сорау, никах, бала туу, исем кушу, үлем-китем, җеназа кебек йолалар өстәмә әдәбиятлардан алынган чыганаклар белән баетылып аңлатылган.

Филология фәннәре кандидаты Чулпан Зарипова-Четиннең “Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә татар, башкорт һәм казакъ халыкларының мәдәни кыйммәтләре” гыйльми әсәрендә Р.Уразманова, Г.Гыйльманов, Р.Сөләйманов, Р.Мөхәммәтҗанов, К.Насыйри, Ф.Баязитова, Ф.Бәширов, Ф.Исламов кебек татар, шулай ук башкорт, казакъ, рус һәм төрек галимнәренең дә хезмәтләре дә файдаланган.

Китап Анкарада Евразия язучылар берлегенең “Бәнгү” нәшриятында басылган, мөхәррире – Элазыг университеты филология фәннәре докторы, профессор Әрҗан Аккая.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*