tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә кырым-татар мәдәнияте көннәре узачак
Төркиядә кырым-татар мәдәнияте көннәре узачак

Төркиядә кырым-татар мәдәнияте көннәре узачак

Кырым Республикасы хакимияте, иҗтимагый оешмалар белән берлектә, Әнкарада кырым-татар мәдәнияте көннәре уздырачак. Бу хакта Кырым Республикасы Министрлар советы рәисе урынбасары — Россия президенты каршында Кырым Республикасының даими вәкиле Георгий Мурадов хәбәр иткән.

“Чит илдә милләттәшләр белән Кырым алып барган эш кысаларында кырымтатар оешмаларының чит ил милләттәшләр белән үзара элемтәләрен җайлауга юнәлдерелгән чаралар каралган. Мәгълүм булганча, мондый милләттәшләребезнең күпчелеге Төркиядә яши. Без вәкиллегебез белән Әнкарада кырым-татар мәдәнияте көннәре уздыру турындагы килешүгә килдек”, – дип сөйләгән Мурадов.

Кырым Республикасы вице-премьеры сүзләренчә, чараларны быел майның икенче яртысында уздыру ниятләнә.

“Кырымтатар мәдәнияте көннәре үз эченә кырым-татар изге урыннары һәм һәйкәлләре торышы турында фотокүргәзмәне, эшлекле хезмәттәшлек буенча түгәрәк өстәлне, кырым-татар башкаручылары һәм иҗади коллективлары катнашындагы концертны алачак”, – ди Мурадов.

Чара кырым-татар җәмәгатьчелеге һәм Төркиядә аларның милләттәшләре арасында тыгызрак һәм тагын да дустанә мөнәсәбәтләр булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

http://crimea.ria.ru сайты материаллары буенча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*