tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә Сабан туен бәйрәм иттеләр
Төркиядә Сабан туен бәйрәм иттеләр

Төркиядә Сабан туен бәйрәм иттеләр

Төркиянең Искешәһәр провинциясе Османие авылында һәм Истанбулда Сабан туен билгеләп үттеләр. Чара ТР Мәдәният министрлыгы, Истанбул шәһәре мэриясе, Төркиянең Урманнар һәм сулыклар хуҗалыгы министрлыгының урманнар идарәсе, “Татарстан” сәүдә йорты тарафыннан оештырылган.

Сабан туенда мәртәбәле кунаклар катнашкан, шул исәптән ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәхразиев та. Ул ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән милли бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп, котлаулар җиткергән.

Бәйрәмгә Төркиянең Истанбул, Искешәһәр, Әнкара, Измир шәһәрләреннән татарлар, шулай ук Төркиядә белем алучы Татарстан студентлары җыелган. Татарстаннан килгән иҗат төркемнәре, баянчы Айдар Вәлиев, җырчылар Чулпан Әхмәтҗанова, Фәрит Фәйзрахманов, “Сәйдәш” ансамбле, Сарманның “Умырзая” балалар иҗат коллективы һ.б. кунакларның күңелен ачкан.

Төркия Сабан туенда традицион уеннар, ә бәйрәм азагында милли көрәш буенча ярышлар булган. Җиңүчегә тәкә бүләк ителгән.

Чара барышында Татарстан студентларына, укуда һәм социаль өлкәдә зур уңышларга ирешкән өчен, Төркия Республикасында Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиле дипломнар тапшырган.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*