tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркияле татар яшьләре Казанга укырга килде
Төркияле татар яшьләре Казанга укырга килде

Төркияле татар яшьләре Казанга укырга килде

Төркиядә туып үскән татар яшьләре Казанга укырга китте. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының Төркиядәге хәбәрчесе аларны Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләре белән Истанбулдагы аэропортта озатып калды.

Бөтендөнья татар конгрессының чит ил татарлары өчен оештырылган махсус мәгариф проекты кысаларында Атила Таркан Гиргинәр, Айсылу Шаһин, Айшә Сәмәһат Шәккәли, Гөркәм Өзәр, Мөхәммәт Абайхан һәм Хәсән Экин Өзмал Казан федераль университетында югары белем алачаклар. Алар быелгы уку елының әзерлек программасында рус һәм татар телләрен өйрәнәчәкләр. Алдагы елда исә сайлаган факультетларында укый башлаячаклар.

Кичә төркияле яшьләр ата-бабаларының туфракларында беренче көннәрен үткәрделәр: университетның әзерлек программасына тиешле документларын тапшырып, регистрация үттеләр һәм тулай торакка урнаштылар. Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләре әйтүенчә, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге белән дә таныштыру көтелә.

Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге Казанга Төркиядән 10 укучы җибәреләчәген хәбәр иткән иде. Ләкин кайберләренең тиешле документлары өлгермәү сәбәпле, быел алты кеше белән чикләнергә туры килгән.

Рушания Алтай
“Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*