tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиянең Элязыг шәһәрендә татар галимен зурладылар
Төркиянең Элязыг шәһәрендә татар галимен зурладылар

Төркиянең Элязыг шәһәрендә татар галимен зурладылар

фарит юсуповБөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына танылган татар шәхесләре еш керә. Шуларның берсе – филология фәннәре докторы, Казан университеты профессоры Фәрит Йосыпов бүген килеп шатлыгы белән бүлешеп китте.

2013 ел ахырында Төркинең Элязыг шәһәрендә “Элязыг-Казан. Мәдәният һәм сәнгать очрашуы” исемле чара узган. Ул нигездә Фырат университетында, шундагы галимнәр һәм хезмәткәрләр көче белән, шәһәр хакимияте, шәхсән аның җитәкчесе (төрекчә – вәли) Өмәр Фарук Кочак күзәтүе астында оештырылган һәм үткән. Чараның үткәрелү максаты Татарстан Республикасы, аның башкаласы Казанны таныту, үзара багланышларны ныгытудан гыйбарәт.

Казаннан Элязыгка Татарстан Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Роберт Миңнуллин җитәкләгән төркем  барган. Бу төркемдә шулай ук профессор Фәрит Йосыпов, Татарстан фольклор үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова һәм яшь артист Илмир Ямалов та булганнар.

КитапЧара кысаларында Фырат университеты һәм Казан федераль университеты арасында хезмәттәшлек протоколы имзаланды, “Казан татарлары һәм Татарстан”, “Татар әдәбиятының йолдызы Габдулла Тукайга хөрмәт белән” дигән чаралар, Фәрит Йосыповның “Манас” нщшрияты бастырып чыгарган “Tatar şive dılının morfolojısı” (“Татар диалект теленең морфологиясе”) исемле китабын тәкъдим итү, сәнгать осталарының концерты узган.

Фәрит ага барлык чараларда да катнашучыларның күпләп килүен, зур кызыксыну белән кабул итүләрен билгеләп үтте. Алар арасында төрле дәрәҗәдәге депутатлар, рәсми затлар, тирә-як университетларның ректорлары да булган.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*