tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төрле төбәкләрдән җыелган татар балалары өчен әдәби-мәдәни квест оештырылган
Төрле төбәкләрдән җыелган татар балалары өчен әдәби-мәдәни квест оештырылган

Төрле төбәкләрдән җыелган татар балалары өчен әдәби-мәдәни квест оештырылган

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре «Заречье» лагеренда кунакта булдылар. Бу көннәрдә (22.06.2018 – 09.07. 2018) әлеге лагерьда республика күләмендәге «Дуслык»  исемле профильле смена эшли. Бу сменаны  «Ял» шәһәр үзәге белән берлектә Татарстан Республикасы  мәгариф министрлыгы оештырган. Әлеге сменага Россиянең 23 төбәгеннән, Казахстаннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән татар балалары килгән. Аларның төп максатлары ял итү генә түгел, татар телен һәм әдәбиятын, мәдәниятен, тарихын тирәнтен  өйрәнү, камилләштерү.

Очрашу лагерьның актлар залында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең үткәнен һәм бүгенгесен яктырткан фильм күрсәтү белән башланып китте. Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге мөдире Габдрахманова Г.И. һәм татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Җомаголова Г.Ш. Милли китапханәнең эшчәнлеге, фондлары белән таныштырдылар.

Шулай ук Милли китапханә хезмәткәрләре балалар белән «Әдәби-мәдәни квест» уздырдылар. Уен барышында балалар Казан шәһәренең тарихы,  татар әдәбияты һәм фольклоры,  татар җырлары, татар халкының милли  ризыклары турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Әлеге уен аша татар мөхитенең бөтен нечкәлекләре белән таныштылар. Балаларга уен бик ошады, барысы да бик теләп катнаштылар.

Очрашу ахырында «Әдәби-мәдәни квест»ны оештыручылар Милли китапханә җитәкчелеге исеменнән җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Оештыручылар да, катнашучылар да, лагерь җитәкчелеге дә әлеге чарадан бик канәгать калды.

kitaphane.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*