tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тормыш чишмәсе хатын-кыз икән
Тормыш чишмәсе хатын-кыз икән

Тормыш чишмәсе хатын-кыз икән

Татар хатын-кызларының хәзерге җәмгыятьтә тоткан социаль роле нинди? Менә шушы темага сөйләшү өчен Киров өлкәсе татар хатын-кызлары 4 апрель көнне Малмыж мәдәният йортына региональ форумга җыелдылар.

Хуш киләсез!

Монда татар язмышына, тормышына, киләчәгенә битараф булмаган, халкы өчен ялкынланып эшләүче Вятка Аланы, Малмыж, Көлмез районы ханымнары һәм Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадерия Рәис кызы Идрисова, “Сөембикә” җурналының баш редактор урынбасары Гөлнур Хәсәншина, Татарстан республикасының Балтач районы Нөнәгәр авылы мәктәбе укытучылары катнаштылар. Форумны оештыручы һәм алып баручысы Киров өлкәсе татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Язилә Хаҗиәхмәт кызы Әсхәтдинова кунакларның барысында шәхсән каршы алып, хөрмәт күрсәтте. Регистрациядә һәркемгә форумга багышланган истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу чара Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырылды.

“Ак калфак” нәрсәләрдән гыйбарәт?

Язилә ханым форумны ачып җибәргәннән соң, хатын-кызларны тантаналы рәвештә Татар Конбашы мәктәбе укучылары сәламләде. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләп Кадерия Рәис кызы Идрисова зур чыгыш ясады. Татарстан республикасының “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте рәисе буларак, ул “Ак калфак” оешмасы алдында нинди бурычлар куелуы турында сөйләде.

Мөселман динендә булган халыклар бик күп. Затлы да, зәвыклы да булган татар хатын-кызы башка милләтләрдән нәрсә белән аерылып тора соң? Тышкы яктан караганда, безгә үз киемебез җитми. Гарәпнекен бөркәнергә түгел, ә үзебезнең борынгы милли киемебезне, әлбәттә, заманча стильләштереп, кайтарырга кирәк. Яшьләр арасыннан милли киемгә тартылучылар күбрәк, өлкән буын да бу яктан үрнәк булырга тиеш. Калебебезне бизәп торган милли киемнәргә кире әйләнеп кайтсак иде, дигән теләктә кала Кадерия ханым.

Милләтебезнең асыл сыйфатларын да без яшь буында сабый чактан ук тәрбияләргә бурычлыбыз. Ә бу эшне бәби табарга әзерләнгән яшь аналардан башларга кирәк. Бәбине якты дөньяга табигый туудан мәхрүм итеп, әнисе эченнән ярып алуның никадәр зыянлы булуы, ана белән баланы тугыз ай тоташтырып торган кендек бавын истәлеккә саклау, яңа туган бәбигә бөтен кирәкле витаминнар ана сөтендә генә булуын (күкрәкләрне Аллаһы Тәгалә бала ашату өчен биргән бит, сөте булып та, баласын имезмәгән хатын-кыз Аллаһ каршында нинди җинаять эшли) кешене гомере буе озата барган мәгънәле исем кушу, бәби ашлары турында булачак әниләргә аңлатырга кирәклеген Кадерия ханым бәйнә бәйнә сөйләде. Яшьләр белән бу юнәлештә эшләү өчен “Ак калфак” оешмасында гинеколог булырга тиеш. Гомүмән бу оешма советында укытучылар, юристлар, дин белгечләре,… – һәр тармактан белгечләр булу тәкъдим ителә.

Без бүгенге көндә нәрсәдән халигә әйләндек соң? – дигәнсорау куя Кадерия ханым. Борынгы заманнарда кызларны кияүгә биргәнче, егетләрне өйләндергәнче булачак киленнең, кияүнең ныгытып нәсел-нәсәбе тикшерелгән. Ә хәзер үз авылыныкына караганда читләрне яхшырак күреп, байракларны сайларга тырышалар. Гаилә корырга ниятләгән яшьләрнең бер-берсенә карата эчке кичерешләре дә исәпкә алынырга тиеш. Кыз белән егет бер фикердә, бер-берсенә тиң булсалар гына гаилә бәхетле, нык була.

Гаиләдә күп кенә бәла динсезлектән килеп чыга. Мисалга кунак каршылауны гына алыйк. Бүген йортыбызга кергән кунак белән балалар чыгып исәнләшү түгел, алар аның кергәнен үз бүлмәләрендә утырып белми дә калалар. Кем керсә дә, аларга барыбер. Ә элегрәк бу күренеш ничек булган, Кадерия ханым үз мисалында китерә. – Без бала чакта йортка кем генә керсә дә, өйдә кем бар, барысы да аның белән кул биреп күрешәсе иде. Аннан аны түргә чакыралар. Кунак утырасы урынга киез җәелә. Гаиләдә өлкән бала буларак бу эшне мин эшләргә тиеш идем. Беркөнне авылдашыбыз Сафа абзый кергәч, мин җитешкәнче, кунагыбыз астына үз бияләйләрен җәеп утырды.Йортка дога кылынды. Миңа карата әбиемнең усал карашын тоеп торам. Кунак киткәч тә, әбиемнең:”Сафа абыеңның кылган догасы безнең йортка түгел, үз йортына кайтып китте”, – дип әйткән сүзләре хәтеремә яхшы сеңеп калган.

–Безгә дә борынгы күркәм гадәтләребезне балаларыбызга өйрәтеп, асыл сыйфатларыбызны тапшырып калдырырга иде. Милләтебез аналар кулында: кием дә, тел дә, әхлакъ белән дин дә, балаларыбызның гаиләләре белән тора белүләре дә бездән тора. Үзебез салган орлыкларны яхшы итеп тәрбияләп үстерик, – дип тәмамлый Кадерия ханым чыгышын.

Кәдерия Рәисовна буш кул белән килмәгән. Малмыж, Көлмез, Вятка Аланы районнарында оешып килгән “Ак калфак” оешмаларына бүләкләр тапшырды ул.

Хатын-кыз һәм “Сөембикә”

“Сөембикә” журналының баш редакторы урынбасары Гөлнур Хәсәншинаның да бу форумга килүе очраклы гына түгел: Татарстан республикасы “Ак калфак” оешмасын беренче булып ун ел җитәкләгән рәисе дә “Сөембикә” җурналының баш редакторы Роза ханым Туфитулова була. Кадерия Рәисовна сөйләгәннәрнең барысы да бу журналда яктыртылып тора. Күп еллар “Азат хатын” исеме астында чыккан, хәзер “Сөембикә” журналына 100 ел. Татар халкы кайда гына яшәсә дә, “Азат хатын”нан аерылмаган. Гасыр дәверендә чыккан җурнал илебездәге барлык вакыйгаларны кичергән. Ә аның төп герое һәрвакыт хатын-кыз булган.

Фикер алыштылар

Форум ачылышыннан соң “түгәрәк өстәл”ләр эшчәнлеге башлана. Бер сәгатькә якын хатын-кызлар, туташлар биш “түгәрәк өстәл”гә бүленеп фикер алышалар, тәҗрибә уртаклашалар, киләчәктә дә аралашып торырга сүз куешалар. Ә инде тәмле чәйле тәнәфестән соң “түгәрәк өстәл” рәисләренең пленар утырыштагы чыгышларын тыңладык.

Гаиләдә хатын-кыз ир белән бергә төп рольне уйный. Беренче чыгыш та “Гаилә, әхлак, дин” темасына. Аны 25 елга якын Татар Конбашы мәктәбенең директоры булган, гомере буе татар телен һәм әдәбиятын укыткан, гаиләдә яхшы хатын һәм ана булган Венира Заһир кызы Шакирова сөйли.

Гаилә – үз кагыйдәләре, гореф-гадәтләре, традицияләре буенча яшәүче нәни генә дәүләт ул. Гаиләнең төп нигезен ир кеше төзи, ә хатын балалары белән бу нигезне бизи, тулыландыра. Ә инде бизәк хатын-кызның уңганлыгы, булганлыгына карап төрлечә булырга мөмкин. Күренекле галим Риза Фәхретдин: “Хатыннары тәртипле милләт – тәртипле,хатыннары тәртипсез булса, милләте дә тәртипсез була”, – дигән фикер әйткән. Бу фикер хатын-кызның гаиләдә генә түгел,тулы бер җәмгыятьтә нинди мөһим роль тотуы турында азсызыклый. Әниләрдән башка бөек кешеләр дә чыкмый. Без әниләргә бурычлы. Рус мохитендә яшәп тә, балаларын да, оныкларын да татар итеп тәрбияләп, туган телен яратырга өйрәтү – әниләр вазыйфасы. Әниләрдән башка моны беркем дә эшли алмый.

Бүгенге көндәге тормышта хатын-кызның роле санап бетергесез. “Мин бүгенге хатын-кызны күп программалы робот дип атар идем. Ләкин без җанлы, без аңлы, гаилә учагын сүндерми саклаучылар. Тормыш нинди генә катлаулы булса да, күңелебезне төшермик, үсеп баручы яшь буында матур, кешелек сыйфатлары гына тәрбиялик”, – дип тәмамлый чыгышын Венира ханым.

Милләт сакчысы – тел

Татар мәктәпләре санаулы гына калып, балаларыбыз рус мәктәпләрендә белем алган заманда туган телебезне саклап калу зур проблема булып тора. “Мили мәгърифәт” “түгәрәк өстәле”ндә дә зур сөйләшү булды. Аның рәисе Нурания Нурзада кызы Сафина үзенең чыгышында бу проблемаларны күтәрде. Нурания ханым Түбән Шөн мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыта. 24 ел буе укучыларына туган телне өйрәтүдә, мәхәббәт тәрбияләүдә армый-талмый эшләгән югары категорияле, РФның мактаулы укытучысы. Илкүләм үткәрелгән конкурсларда күп тапкырлар җиңүчеләр булган укучылары белән бергә Нурания ханымның да уңышлары югары бәяләнгән. Ул – РФ президенты, өлкәбез губернаторы грантларына лаек булган, РФ туган тел укытучыларының Бөтенроссия мастер-класс бәйгесе җиңүчесе, Мәскәүдә РФ Думасында мастер-класс күрсәткән данлыклы укытучы.

Милләт сакчысы – тел, тел сакчысы – авыл, авыл сакчысы – итагать. Президентлар, бөек шәхесләр авылдан чыккан. Бүгенге көндә авылда яшәүчеләр азайганнан азая бара, мәктәпләр ябыла. Ә бит татар мәктәпләре телне дә саклый. Мәктәп беттеме авылның яме бетә. Авылда укытучылар булганда, алар халыкны да тәрбияли, хәлен белә, мәгърифәткә тарта. Кечкенә авыл булса да, анда мәктәп булырга тиеш дигән фикердә укытучылар. Мәктәпләрне компьютерлаштыру да аларны борчуга сала. Компьютер челтәрендә утырып баланың белем дәрәҗәсе үсәрме? Туфаннар, Робертлар, күп кенә бөек язучылар, шагыйрьләр авылдан чыккан, ә компьютердан кемнәр чыгар?

–Авыл баланы тәрбияли. Авыл мәктәпләрен кыскартып, авыл – гаилә – мәктәп бәйләнешен югалтмабызмы? Балага үз телебездә тәрбия бирик. Күп нәрсә мәктәптән һәм гаиләдән тора бит. Рух, әхлак нигезләрен салырга без бурычлыбыз.Гыйлемле, туган җирен, туган телен хөрмәт итүче балалар тәрбияләү – безнең бурыч, – дип тагын бер кат искәртә Нурания ханым.

Авылга ямь, халык күңеленә рухи ял биреп

“Мәдәниятләр диалогында хатын-кыз” “түгәрәк өстәл”е рәисе Хафизә Хәмәт кызы Әхмәдиева мәдәният учаклары эшчәнлегенә туктала. 26 ел Малмыж районы мәдәният идарәсен җитәкләгән Хафизә ханым – илебездә мәдәнияттә халкыбызның гөрләп яшәгән заманына да шаһит, болгавыр заманнарда авыр хезмәтне дә үз җилкәсендә кичергән кеше. “Иҗади коолективлар чыгышлары белән безнең портретларыбызны ясыйлар, – ди ул. – Бөтен халык фольклорының нигезләре авылда салынган. Авыл халкы икмәкнең дә ничек үскәнен, җырның да ничек туганын белә.

Соңгы елларда мәдәният йортларын 99 процент хатын-кыз җитәкли. Алар сабыр да, дипломант та, игътибарлы да булулары белән гаиләсен дә карарга җитешә, мәдәният учагын да сүндерми көне-төне эшлиләр. Әле безнең мәдәният учакларында җанлылык бар, мәдәни чаралар да үзебезнең телдә үтә. Нинди генә бәйрәм, чара булмасын хатын-кызлар иң актив катнашучылар. Мәдәният йортларының балалар бакчалары, мәктәпләр белән берлектә эшләүләре, тыгыз элемтәдә торулары бик мөһим. Сәнгатьтә сәләтле балалар клубларга мәктәпләрдән күчә бит. Ә сәнгать җанлы бала җәмгыятьтә дә начар кеше була алмый. Авылга җан өреп торучы мәдәният йортлары, китапханәләр финанс яктан бүген бик кыен хәлдә. Авыл халкының да җыелып күңел ачасы килә. Ә инде мәктәпләр, китапханәләр, мәдәният йортлары ябылса, буыннан буынга күчеп килгән мирасыбыз да бетә.

“Кирәк икән ил дә җитәкли”

Сөембикә-ханбикә, әби- патша Екатерина II, Индира Ганди, Валентина Терешкова һәм күп кенә ил җитәкләгән, халкыбызның азатлыгы өчен көрәшкән хатын-кызлар батыр хезмәтләре белән тарихка кереп калган. Ирләр белән хатын-кызлар хокукы тигез заманда лидер хатын-кызларыбыз тагын да күбәйде.

“Хатын-кыз лидер” “түгәрәк өстәл”еннән алган фикерләр һәм үз тәҗрибәсе белән Аджим төбәге хакимияте башлыгы Римма Мөдәррис кызы Хәйретдинова бүлеште. 18 ел балалар бакчасы мөдире, 13 ел авыл төбәге хакимияте башлыгы булган Римма ханымның эш тәҗрибәсе җитәрлек.

Лидер хатын-кызның беренче тезисы – ул үзе әйдәп баручы кешеләрне яратырга тиеш. Римма ханым бүген меңнән артык кеше белән эшли. Ул төбәктәге һәр гаиләнең шәхси тормышын белеп эш итә. Ул һәркем өчен үзе үрнәк тә. Үзен гел контрольдә тоткан хуҗабикәнең эш кабинетында да, йортында да, бакчасында да тәртип, матурлык. Авылда иң беренче булып шәхси хуҗалык (ЛПХ) кредиты алып, алты үгез үстереп, башкаларны да өнди. Кредитлар алуда халыкка зур ярдәм итеп кредит кооперативы төзи. Төбәк авылларының һәркайсында урам баганаларында электр утлары яна, таш юллар җәелгән, урамнар җыештырылган, чисталык. Һәр йортка газ, чишмә суы кергән. Һәм авыл уртасын фонтан бизи.

Лидер хатын-кызның өченче тезисы – тышкы кыяфәте. Кая барса да, ул килешле кием кияргә, зәвыклы күренергә тиеш. Дүртенчесе – ул кеше язмышы белән яши, һәрвакыт игътибарлы һәм төгәл булырга тиеш. Авылда нинди генә хәл булмасын, Римма ханым шунда йөгерә, юбилейлар белән дә котлый. “Кеше өчен вакыт табам икән, алар миңа ышаналар. Һәм инде җиденчесе – лидерга да хатын-кыз бәхете кирәк, Ходайдан бәхет сорап яшик. Тормышының игелеген күргән кеше бәхетле була”, – ди ул.

Милли үзаң тәрбияләп кенә

Җәмгыятебезнең, милләтебезнең киләчәге яшь буыннан тора. Яшь буында милли үзаң тәрбияләп кенә милләт буларак сакланырбыз. Менә инде җиде ел дәвамында Язилә Хаҗиәхмәт кызы Әсхәтдинова “Татарларның этно-милли мирасын өйрәнү” проекты кысаларында балалар белән зур эш алып бара. Туган телне саклап калу максаты белән татар телендә фәнни-гамәли конференцияләр уздырыла. Халкыбызның тарихын өйрәнү, борынгы гореф-гадәтләрне, элеккеге кәсепләрне торгызу, онытылып бара торган бәйрәмнәрне кире кайтару, татарлардан чыккан күренекле шәхесләрне барлау, татар халкының җыр-моңнарын, мөнәҗәтләрен өйрәнү дисеңме, туган якны өйрәнү буенча экспедицияләр оештырып, фәнни-эзләнү эшләре язу, этнографлар слетлары, балалар Сабантуйлары, “Дуслык” фестивальләре уздыру балаларда милли үзаң формалаштыруда зур роль уйный.

Бу юнәлештә Татарстанның Балтач районы Нөнәгәр мәктәбе белән дә тыгыз элемтәдә эшлиләр. Форумда да Нөнәгәр урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзинә ханым Гыйльфанова һәм директор урынбасары Рәйсә ханым Хәбибуллина катнашып тәҗрибә уртаклаштылар.

Төбәгебез татар хатын-кызлары бар якка да уңган-булганнар. Форумда катнашучы, чын талант ияләре булган ханымнар куйган концерт та барыбызны да сокландырды. Ә инде эшлекле өлештән соң һәркемне кафеда мул табын артында кунак иттеләр. Форумда катнашучылар күп файда алгандыр, һәммәсенең чиксез канәгать калулары шат йөзләрендә чагыла иде.

Рәмзия ХӘКИМОВА. Автор фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*