tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тормышка фәлсәфи карашлы рәссам
Тормышка фәлсәфи карашлы рәссам

Тормышка фәлсәфи карашлы рәссам

Себер татар мәдәният үзәгендә шәһәребездә яшәп иҗат итүче рәссам Эдуард Сәфәр улы Тушаковның 70 еллык юбилее уңаеннан “Кырык еллык иҗат”дип аталган  картиналар күргәзмәсе ачылды.

Тубыл районы Меримы авылында туган  рәссам күп картиналарын туган якларына багышлап иҗат иткән. “Туган ягым”, “Меримка таллары”, ”Меримка юртысы”, ”Туган илем. Әти”,  “Иртеш буе. Кичке кояш”,  “Тобол елгасы”,  “Иртеш елгасы. Көнбатыш” һәм башка рәсемнәрендә Эдуард Сәфәр улы туган ягына булган чиксез мәхәббәтен чагылдыра.

Омск шәһәре педагогия институтының сәнгать –графика факультетында укыган, Ташкент, Тубыл сәнгать мәктәпләрендә укытучы булып утыз елдан артык хезмәт иткән Эдуард Сәфәр улының  күп рәсемнәре нәкъ бу елларны языла. 67 майлы буяулар белән язылган рәсемнәрендә  тамашачылар  табигатьтнең матурлыгын, үзенчәлеген күрә алдылар. Безне  тирән уйга калдырган, милли темага язылган  иҗат эшләре рәссамнең хисләрен аңлатты. Кунаклар авторның иҗатын үзләре аңлаганча фикерләре белән уртаклаштылар.

Эдуард Тушаков  картиналары турында үзе чыгыш ясады.

”Дөньяны без төрлечә кабул итәбез. Һәр картинаның үз язмышы. Алар минем балаларым сыман. Минем  язмышымда  чагылыш тапкан, тирән эз калдырган  мизгелләр йөрәк, күңел аркылы буяулар белән киндер тукымасына төшә. Сәнгать мәктәпләрендә, пединститутның худгаф факультетында укыткан укучылар, студентлар белән әле аралашам. Укучыларымның имтихан биргән вакытлары еш исемә төшә. Аларның уңышларына сөенәм”, – дип укыткан елларын искә алды.

Аннары килгән кунаклар рәссамне  юбилее белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Ил язмышы, тарих, милли, дини тема, пейзаж, натюрмортлары, акварель белән язылган картиналары турында мәдәният үзәге директоры Гөлсинә Ташкеева, күп еллар сәнгать мәктәбе җитәкчесе булып эшләгән Зоя Сидорова, тарих фәннәр кандидатлары Гөлзифа Бакиева, Юрий Квашнин, шагыйрә Галия Абайдуллина, “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе Роза Яхина, коллегасы Мөнир Кульмаметьев, туганнары рәссамне котлап җылы теләкләрен юлладылар, үзләре кичергән хисләрен авторга җиткерделәр.

Галия апа Эдуард Сәфәр улына  багышлап иҗат иткән шигырен укыды. Танылган оста, сөяктән сыннар кисеп Тубыл шәһәрен дөньякүләм таныткан Минсәлим Тимергазиевның мәгънәле чыгышы тамашачылар күңеленә үтеп керерлек булды. Коллегасын котлап  күп җылы сүзләрен ул күргәзмәдәге картиналар турында әйтте.

Э.С.Тушаковның картиналары Казан, Уфа, Төмән, Тубыл һ.б шәһәрләрдә оештырылган күргәзмәләрдә катнаша. Төрле юнәлештә иҗат иткән рәссам Россия Федерациясенең “За достижения в культуре” билгесе белән бүләкләнә. Тубыллылар  мәдәният үзәгендә ачылган күргәзмәне илһамланып карадылар, рәссамгә уңышлар теләделәр. Эдуард Сәфәр улы бу очрашуны югары дәрәҗәдә оештыра алган себер татар мәдәният үзәгенә, чараны оста алып барган Рузалия Курманалиевага, җырчы Хәсән Хучашевка, коллегаларына рәхмәтләрен белдерде.

Гали Сәитов авторлыгында эшләнгән   яктышыбыз өчен кадерле картиналары исемлеге, фотосүрәтләре  кертелгән каталогны кунакларга бүләккә тапшырдылар.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*