tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тормышның усал җилләренә бирешмәгән Асия апа
Тормышның усал җилләренә бирешмәгән Асия апа

Тормышның усал җилләренә бирешмәгән Асия апа

Тубыл шәһәрендә гомер кичергән ветеран укытучы Асия Миңлегәрәй кызы Шәипова  10 нчы апрельдә  90 яшьлек юбилеен каршы алды. Тантаналы чара унбишенче мәктәпнең этномәдәни залында узды. Асия апа 1951- 82нче елларны бу мәктәптә хезмәт итә. Югары дәрәҗәдә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып барган укытучыны укучылары  хөрмәт итәләр, яраталар.

“Паралель классларда 3-4 төркем укучы белем алды, – сүзен башлады Асия апа  зезмәт юлын искә алып. – Алар чын күңел һәм зур теләк белән татар теле һәм әдәбиятын өйрәнделәр. Мәктәп каршында театр, әдәбият сөючеләр түгәрәге эшләде. Татар телендә спектакльләрне шәһәр драма театрында да куя идек. Рәйхана Алимова, Хөсния апа Гаитова, Сара һәм Наил Маметовлар һәм бик күп укытучылар, укучылар театр сәхнәләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Талантлы җитәкчеләребез И.Б.Гарифуллин, К.М.Муратов, Җ.Ә.Массагутова мәктәп тарихында якты эз калдырдылар. Кызганыч, 70 нче елларны бу юнәлешне кыскарттылар. Аннары мин  хезмәт дәресләрен алып бардым. Лаеклы ялга чыкканчы бу мәктәптә эшләдем. Соңгы елларны унбишенче  мәктәптә бу юнәлешне яңадан торгызучыларга уңышлар телим, хезмәтләренең нәтиҗәсен күреп сөенәм”.

Укытучыны олуг юбилее белән шәһәрнең социаль яклау идарәсенең башлыгы Елена Елесина Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, шәһәр башлыгы Владимир Мазурның котлау хатларын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды. Шәһәр ветераннар оешмасыннан, Асия апаның укучысы Фәүрия апа Шәрипова, мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин, милли мәдәни автономия рәисенең урынбасары Нуриля Шамратова, “Истоки” этномәдәни компонентлы партнер  мәктәпләрнең җитәкчесе Әлфия Петухова, укучылары һәм коллегалары  күп еллар бу мәктәптә татар теле һәм әдәбиятына мәхәббәт тәрбиялгән укытучыны котлап җылы теләкләрен, күчтәнәчләрен тапшырдылар.

А.М.Шәипованың кыю, максатларына ирешә алган кеше булганы 1945 нче елны Казанның дәүләт педагогия институтына барып укырга кереп, аны 1949 нчы елны уңышлы тәмамлап кайтуы да дәлилли.Балалар йортында үскән кыз  җир йөзендә иң җаваплы һөнәрләрнең берсе  -Укытучы һөнәрен сайлый. Хезмәт юлын  лаеклы үтеп, 100 ләгән Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Юбилей тантанасында лаеклы ялда булган педагогик хезмәт ветеранын  шатлыклы бәйрәме белән аның укучылары котлап, якты хатирәләре белән уртаклаштылар.

Элеонора Мәхмутова:

”Асия апа укучыларына җан җылысын, ихлас күңелен биреп эшләде. Аның күп укучылары укытучы һөнәрен сайладылар.Татар теленә һәм әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләде”.

Педагогик фәннәр кандидаты Клим Садыков:

“Сез укыткан укучыларның күпчелеге татар юнәлешендә хезмәт итәләр. Сез биргән белем аларның тормыш юлларында зур роль уйнады”, – дип котлауларын юллады.

Р.С.Кутумова мәктәп музеена чакырып яңартылган экспозицияләр буенча экскурсия үткәрде. Асия апаның коллегасы Хөсния апаның (мәрхүмә) оныгы Әнвәр эшләгән видео презентация кунаклар игътибарына тәкъдим ителде.

А.М.Шәипованың тормыш юлы җиңел үтми. Ятимлек ачысын күрә, тормыш арбасын үзе тартып, сынауларга бирешмичә гомер кичерә, ике улын тәрбияләп үстерә, аларга белем бирә. Бүген аның янәшәсендә уллары Әнвәр, Марат, оныклары, киленнәре, оныкчыклары. Әниләрен, әбиләрен хөрмәт итеп алар юбилей тантанасына ашыгып килгәннәр. Җылы сүзләр, ихлас күңелдән чыккан теләкләр, 91 санлы розалардан чәчәкләр бәйләме, шигъри юллар тапшырылды Асия апага.

“Улларым-алтын баганаларым, алты оныгым да югары белемле белгечләр. Аларның тормышларына сөенеп, горурланып  яшим. Татар теле һәм әдәбияты үсеш өстендә булсын. Яшь буын бөек шагыйрьләребезне  белсеннәр.Юбилей кичәсен оештыруда ярдәм иткән убишенче мәктәп директорына, коллективына, улларыма, киленем Алсуга  рәхмәтләремне юллыйм”, – ди.

Асия апа туксанны тутырса да тормыштан артта калышмый, яңалыклар белән кызыксынып яши. Газета-журналлар укый. Юбилей тантанасына үзе тәмле пироглар, бәлешләр пешереп китергән.

Бәйрәм сәхнәсеннән мәктәп укучыларының, шәһәребезнең танылган җырчыларының талантлы чыгышлары да юбиляр хөрмәтенә яңгырады.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*