tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР МДН татар теле укытучылары арасында конкурс игълан итә. Җиңүчегә бүләк – Хаҗга юллама
ТР МДН татар теле укытучылары арасында конкурс игълан итә. Җиңүчегә бүләк – Хаҗга юллама

ТР МДН татар теле укытучылары арасында конкурс игълан итә. Җиңүчегә бүләк – Хаҗга юллама

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «ДУМ РТ Хадж» Татарстандагы рәсми хаҗ-операторы урта гомумбелем бирү мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында «Минем халкым, минем динем» дип исемләнгән бәйге игълан итә.

Конкурс яшь буынны укытуда һәм тәрбияләүдә, татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен саклап калу һәм өйрәнүдә укытучыларның казанышларын хуплап, аларны кызыксындыру өчен оештырыла.

Бәйгедә җиңүчеләрне олы бүләк – 2018 елда Хаҗга юллама көтә. Бәйгенең мәҗбүри шартлары булып белгечлеге буенча кимендә 10 ел хезмәт стажы һәм  көндәлек тормышта ислам дине нигезләренә таянып яшәү рәвеше, шулай ук, мәхрәме булуы тора. Мәхрәм (хатын-кызларны озата баручы ир-ат заты) Хаҗга үз хисабына барачак.

Ислам дине нигезләре буенча белемнәр конкурста тест форматында тикшереләчәк. Бәйгенең нәтиҗәләре буенча 30 җиңүче билгеләнәчәк.

Конкурста катнашырга теләүчеләр гаризаларын 2018 елның 20 маена кадәр түбәндәге электрон почтага җибәрә алалар: konkursdumrt@gmail.com.

Белешмәләр өчен телефон: +7927 432-74-50

Бәйге турында Нигезләмә һәм Гариза

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*