tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР Милли китапханәсе Россиянең 68 төбәген китаплар белән тәэмин итә
ТР Милли китапханәсе Россиянең 68 төбәген китаплар белән тәэмин итә

ТР Милли китапханәсе Россиянең 68 төбәген китаплар белән тәэмин итә

ТР Милли китапханәсе Россиянең 68 төбәген китаплар белән тәэмин итә. Китапханәнең эшчәнлеге турында бүген ТРда китапханә эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясендә ТР Милли китапханәсе директоры Наил Камбиев сөйләде. Чара РФда һәм ТРда Мәдәният елына һәм “Казан – 2014 нче елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасына багышланган матбугат чаралары кысаларында узды.

Наил Камбиев сүзләренчә, татар телендә чыккан китапларның 70 проценты Россиянең төрле төбәклрәенә җибәрелә. Милли китапханә бик күп еллар дәвамында татар укучыларына хезмәт күрсәтүче чит ил китапханәләре белән элемтәдә тора. Мәдәният учреждениеләре белән хезмәттәшлек кысаларында, Россиядә һәм БДБ илләрендә күпләп татарлар яшәгән төбәкләрнең 30 китапханәсенә, якын һәм ерак чит илләрнең 25 китапханәсенә татар язучылары һәм шагыйрьләренең китаплары, Татарстан турында китаплар җибәреләчәк.

Наил Камбиев сөйләгәнчә, китапханәдә 35 мең кеше була. Китапханәнең барлык китаплары тәкъдим ителгән сайтка 125 мең кеше керә. Китапханәнең гомуми фонды – 3 млн. 200 мең нөсхә.

Мәдәният елы кысаларында быел китапханәдә “Театраль кунак бүлмәсе” исеме астында театр яратучылар клубы очрашулары уза. Алар ТР Милли китапханәсе һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры тарафыннан оештырылды.

Артистлар Ринат Таҗетдинов, Наил Дунаев, Ирек Баһманов белән очрашулар булды инде. Нәҗибә Ихсанова белән очрашу һәм аның турында “Сәхнәдә кичергән тормыш” китабы презентациясе, актерлар Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләлов белән очрашулар планлаштырылган.

Сентябрьдә китапханәдә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган “Аны онытырга ярамый” дип аталган кичә узачак. Ноябрьдә Марсель Сәлимҗанов истәлегенә кичә була. Декабрьгә Фоат Абүбәкеровның юбилей кичәсе билгеләнгән.

Быел китапханәдә Мәдәният елына багышланган күргәзмәләр узачак.

Апрельдә музыкаль кунакханә утырышы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Июньдә утырыш А.С.Пушкин һәм М.Ю.Лермонтов юбилейларына багышланачак.

Милли китапханәнең “Сводный электронный библиотечный каталог РТ” мәгълүмат системасын үстерүдә катнашуы киңкүләмле проект булып тора.

Алсу Гатауллина, “Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*