tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР мөселманнары башлыгы Уфаның “Ихлас” мәчетендә җомга намазын алып барды
ТР мөселманнары башлыгы Уфаның “Ихлас” мәчетендә җомга намазын алып барды

ТР мөселманнары башлыгы Уфаның “Ихлас” мәчетендә җомга намазын алып барды

6 мартта Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Уфаның “Ихлас” мәчетендә җомга намазын алып барды. Әйтергә кирәк, мөфти Башкортстан башкаласына шушы мәчет имам-хатыйбы Мөхәммәд хәзрәт Галләмов чакыруы белән килде.

Җомгага җыелган милләттәшләр һәм башкорт кардәшләр алдында кунак булып килгән мөфти ике тугандаш халык арасында татулык, туган тел, милли үзаң турында вәгазь сөйләде. Аерым алганда, хәзрәт татар һәм башкорт милләтләре арасындагы туганлык җепләрен, кардәш һәм күрше хакларын, гаиләдә һәм өммәттә дини һәм милли гореф-гадәтләрне сакларга өндәде.

Вәгазен тәмамлап, Камил хәзрәт туган телнең Аллаһ Тәгаләдән бирелгән әманәт икәнен әйтте: “Әманәт итеп безгә тапшырылган туган телебезне югалту – Аллаһ әмерен үтәмәү ул. Әгәр туган телләребезне онытсак, оныкларыбыз безне дә онытачак. Туган телегезне өйрәнегез, кадерле дин кардәшләрем! Өйрәнү, белем алу – мөселманның иң зур бурычларның берсе ул. Туган телегезне һәм милләтегезне сатмагыз – бабаларыгызга хыянәтче булмагыз!”.

Вәгазьдән соң Камил хәзрәт җомга намазын җитәкләп алып барды. Аңа ияреп Башкортстанда яшәүче 400дән артык мөселман гыйбадәт кылды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*