tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР Президенты IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнашты
ТР Президенты IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнашты

ТР Президенты IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнашты

Татарстан башкаласының “Корстон” комплексында IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләр җыенының пленар утырышы уздырылды. Аның эшчәнлегендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комтитеты рәисе Ринат Закиров, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм Россия Федерациясенең 30дан артык төбәге, шул исәптән Татарстан Республикасы, татар авыллары эшкуарларының кече бизнес, фермерлык хуҗалыклары һәм утарлары вәкилләреннән 500ләп кеше катнашты.

Утырыш башланганчы, җыенда катнашучылар өчен ТР агросәнәгать комплексының авыл хуҗалыгы күргәзмәсе оештырылды. Биредә делегатларга республикабыз районнары эшмәкәрләре һәм фермерлары җитештергән продукция тәкъдим ителде.

Пленар утырышта иң беренче булып сүз алган Ринат Закиров IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының шактый катлаулы, үзенчәлекле чорга туры килүен билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, илнең азык базарындагы кыенлыклар эшмәкәрлеккә дә билгеле бер авырлыклар тудыра. Әмма мондый кыенлыклар халкыбызның башыннан күп узган. Шуңа бүгенге җыенда кыен хәлләрдән чыгу юлларын бергәләп эзләргә, шушы вазгыятьне үзебезнең файдага кулланырга өндәде чыгыш ясаучы.

Ринат Закиров билгеләп узганча, эшмәкәрлек киң җәелгән татар авылларында тормыш кайный, балалар туа, яшьләр төпләнеп кала. “Без шуны аңларга тиеш: бүгенге авыл кешесе беркемгә дә батрак булып эшләргә теләми. Үз эшеңне булдыру мөмкинлеге бигрәк тә яшьләрне авылга тарта, аларның үз илендә хуҗа булып яшисе килә”, – дип сөйләде БТК БК рәисе.

Бүген кайбер авыллар пенсия яшендәгеләр кулына калып бара. Моның сәбәбе бер генә: мондый авылларда эшмәкәрлеккә шартлар юк, җитәкчелектә дә, халыкта да бу эшкә искечә караш өстенлек итә, дип сурәтләде Ринат Закиров. Әлеге мәсьәлә уңаеннан ул авыл тормышын яңа нигезгә – эшмәкәрлеккә корырга кирәк булуын ассызыклады.

Пленар утырыш барышында катнашучылар татар авылларында эшмәкәрлекне үстерү, бүгенге кризис шартларында чит илдән кертелә торган товарны үзебездә җитештерелә торганына алыштыру, агротуризм һәм авыл җирлекләрендәге традицион тормыш тәртибе үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Россиянең татар авыллары иҗтимагый оешмасы рәисе, Чувашия Республикасы Батыр районында “Тормыш” агрофирмасы директоры Рәшит Сәнҗапов яшьләр авылда калсын өчен эш кирәк булуын билгеләп узды. Шул максат белән, берничә ел элек Озын Куак авылында кече эшмәкәрлек булдырырга керешкәннәр. Бүген исә авылларында 90лап эшмәкәр исәпләнә. “Бездә дистәдән артык кеше тимерчелек белән шөгыльләнә. Сезонына меңләп мунча миче генә ясала”, – дип сөйләде Рәшит әфәнде. Аның сүзләренчә, агач эше белән көн күрүчеләр дә байтак. Хәзерге вакытта бу юнәлеш буенча да ихтыяҗ зур, чөнки авылда төзелеш эшләре башкарыла. Соңгы елларда 2 яңа урамның барлыкка килүе авылның үсүе һәм гөрләве турында сөйли, дип фикерләре белән уртаклашты Чувашстаннан килгән делегат.

Башкортстан Республикасы Туймазы районы Төмәнәк авылыннан килгән Фәнир Галимов үз чыгышында заманча шартларда татар эшмәкәрләренә үзара тәҗрибә уртаклашуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын ассызыклап: “Үз дөньябызда гына “кайнап” эш пешми, безгә, бүгенге кебек, күзгә-күз очрашып, танышып, дустанә элемтәләр урнаштырырга, фикер алышырга кирәк”, – диде.

Пленар утырышта шулай ук Татарстан, Оренбург, Пенза, Түбән Новгород авыллары эшмәкәрләре һәм фермерлары чыгыш ясады. Алар үзләре эшли торган юнәлешләр белән таныштырдылар, авылларындагы эшмәкәрлекнең үсеше турында сөйләделәр, тәҗрибә уртаклаштылар.

Татарстанга Кытайдан килеп укучы студент Ирҗан Бикчәнтәев Кытайдагы бердәнбер татар авылы санала торган үзе туып үскән Чишмә авылында эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең күп булуын әйтеп узды. Биредә игенчелек, терлекчелек юнәлешләренә өстенлек бирәләр. Бер гаилә хәтта дөя асрау белән шөгыльләнә, дип сөйләде Ирҗан.

ТР авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җыенда катнашучыларга Татарстан агросәнәгать комплексы үсеше турында тәфсилләп сөйләде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов делегатларга ерак араны якын итеп килгәннәре өчен зур рәхмәт белдереп, пленар утырыштагы чыгышларның һәммәсенең эчтәлекле булуын ассызыклады. Ул Марат Әхмәтовка Татарстаннан читтә урнашкан үрнәк татар авылларына, хуҗалыкларга, тәҗрибә туплау максаты белән, үзебезнең эшмәкәрләрне, муниципалитет җитәкчеләрен җыеп алып барырга тәкъдим итте.

“Татар авыллары кайда гына булмасын, чит илдә дә, Россия төбәкләрендә дә үзенә урын таба. Без моның белән горурланабыз”, – дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта Президент глобализация процессларының татар халкына да йогынты ясавын билгеләп узды һәм моңа каршы билгеле бер чаралар күрмәсәк, милләтебезне, татарлыгыбызны югалту куркынычы булуы турында әйтте. Аның фикеренчә, татар халкының телен, гореф-гадәтләрен, рухи кыйммәтләрен бары тик авыл ярдәмендә генә саклап калып була. Моның өчен авылда яхшы тормыш шартлары, эшмәкәрлеккә мөмкинлекләр тудыру зарур. Рөстәм Миңнеханов татар авылларын саклап калуда ислам дине һәм дин әһелләренең дә роле зур булуын ассызыклады. Ул татар авылы үсешенә өлеш керткәннәре өчен җыенда катнашучы эшмәкәрләргә рәхмәт әйтте. “Сезнең кебек кешеләрнең булуы күпләргә “Мин татар!” дип горурланырга мөмкинлек бирә”, – диде ул.

Утырыш ахырында Президент татар авыллары эшмәкәрләренә дәүләт бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Пленар утырышның 2 нче өлеше “Казан” милли мәдәният үзәгендә дәвам итте.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*