tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР Президенты катнашында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы уздырылды
ТР Президенты катнашында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы уздырылды

ТР Президенты катнашында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы уздырылды

5 декабрьдә Казандагы “Корстон” комплексында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы уздырылды. Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Инвестицион үсеш агенлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һ.б. рәсми затлар катнашты.

Искәртеп үтик: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 4-5 декабрьдә Казанда үзенең киңәйтелгән (еллык хисап) утырышын һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” X форумын уздыра. Әлеге чараларда 600дән артык делегат, төгәлрәге, Россия Федерациясенең 53 төбәгеннән 487 кеше, 23 ерак һәм якын чит илләрдән 118 кеше чакырылган иде.

Пленар утырыш алдыннан мәртәбәле кунаклар өчен “Корстон” фойесында “Нәфис Косметикс” ААҖ, сувенир һәм хәләл продукцияләр күргәзмәсе оештырылды.

Пленар утырышта Ринат Закиров делегатларны сәламләп, “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының ТР башкаласында 10нчы тапкыр үткәрелүен, анда милләтебезнең асыл уллары, кызлары катнашуын искәртеп, бу төр очрашулар күркәм гадәткә әверелде, дип билгеләп үтте. “Татар кайда гына яшәмәсен, үз көнен үзе күрә, тырышып эшли, уңышка ирешә. Соңгы елларда базар шартларында күп кенә милләтәшләребез бизнес өлкәсендә үз урынын тапты. Бүген гөрләп торган татар тормышын күрәбез икән, монда эшмәкәрләрнең өлеше гаять зур”, – диде ул һәм хәзер Татарстан белән хезмәттәшлек өлкәсендә мөмкинлекләр күп булуына игътибарны юнәлтте.

Утырышта татар эшмәкәрләре, эре ширкәтләр җитәкчеләре, татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре чыгыш ясап, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Әйтик, Башкортстан башкаласы Уфадан килгән биология фәннәре докторы Рәзиф Рәпиев гәрәбә белән дәвалауның өстенлекләренә аерым тукталып, эшмәкәрләрне бу төр дәвалау үзәкләрен Татарстан территориясендә дә ачарга чакырды. Хабаровскидан делегат булып килгән Ранэль Зиннәтуллин әлеге крайда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүгә уңайлы шартлар булдыруын әйтеп, инвесторлар өчен кызыклы булырга мөмкин перспективалы проектлар турында сөйләде. Кытайдан килгән эшмәкәр Рифкать Фәхретдин исә Татарстанның чит илләрдә зур ихтыяҗга ия брендлары турында бәян итте.

Утырышта форум делегатларына Татарстанның икътисади, инвестицион куәтен күрсәтүгә аерым игътибар бирелде. Аерым алганда, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Югары Ослан районы Иннополис шәһәре, аны булдыру тарихы, эшчәнлеге турында бәян итте. Ул Татарстанда IT-тармакның актив үстерелүен, икътисадның бу юнәлешкә бәйлелеге көннән-көн артуын ассызыклады. Роман Шәйхетдинов Иннополис шәһәренең бүгенге инфраструктурасы Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 5 мең кешене кабул итәргә әзер, биредә бизнес үсеше өчен дә мөмкинлекләр зур, дип билгеләп үтте.

ТРның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов республиканың туризм өлкәсендәге инвестицион проектлары, аерым алганда, “Нариман”, “Кама Тамагы”, “Балык Бистәсе”, “Бөек Болгар” туристик кластерлары белән таныштырды. Ул бүгенге геосәяси вазгыятьне исәпкә алып, эчке туризмга игътибарның шактый зур темплар белән үсүен ассызыклап, бу төр проектларга инвестицияләр кертүнең өстенлекләренә игътибар бирде.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстанның соңгы еллардагы икътисади үсеше, казанышлары, шулай ук инвестицион куәте турында сүз йөртеп, республиканың башка төбәкләрдәге, чит илләрдәге милләттәшләребез белән хезмәттәшлек итәргә һәрвакыт әзер булуын ассызыклады.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов форум кунакларын сәламләп, аларга Татарстанга килүләре өчен рәхмәт белдерде. “Нәрсә белән генә шөгыльләнсәк тә, һәрберебез милләтебез, телебез, гореф-гадәтләребез турында борчыла. Борчылмыйча да булмый шул”, – диде ул бүген күп кенә милләттәшләребезнең туган телләрендә сөйләшмәвен аяныч хәл буларак бәяләп. Президент фикеренчә, татар теле өйдә ана теле итеп кабул ителмәсә, аны берничек тә саклап булмый. Ул бу юнәлештә дин белән тыгыз эшләргә кирәклегенә басым ясап, нәкъ менә дин ярдәмендә телебезне дә, гореф-гадәтләребезне дә саклау мөмкинлеге бар, диде.

Рөстәм Миңнеханов бүгенгедәй чараларның гаять әһәмиятле булуын билгеләп үтте. “Мондый очрашулар бик кирәк. Алар татар эшмәкәрләренә Татарстан күләмендә генә түгел, Россия, дөнья күләмендә аралашу мөмкинлеге булдыра, – диде. Ул милләттәшләр белән күрешү-аралашуның мөһимлегенә игътибарны юнәлтте. – Без кулыбыздан килгәнне эшләргә, кая барсак та, милләттәшләребез белән күрешергә, аралашырга тырышабыз. Үзләрен кайсы да булса өлкәдә яхшы яктан күрсәткән татарларны һәрвакыт үрнәк итеп күрсәтәбез, алар белән горурланабыз. Ә сез, бүген залга җыелганнар – булганнарның булганнары. Тагын бер кат бик зур рәхмәт сезгә!” – дип сүзен йомгаклады ТР Президенты.

Чара ахырында ул аерым  делегатларга ТР дәүләт бүләкләре тапшырды.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*