tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТРның Башкортстан Республикасындагы Даими вәкиле татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу уздырды
ТРның Башкортстан Республикасындагы Даими вәкиле татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу уздырды

ТРның Башкортстан Республикасындагы Даими вәкиле татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу уздырды

Бүген Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы Даими вәкиле Ранэль Рубиль улы Зинәтуллин Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, аның актив әгъзалары белән эшлекле очрашу үткәрде.

Анда үткән елда уздырылган эшләргә йомгак ясалды, киләсе елга бу нисбәттән перспективалы юнәлешләр барланды, аларны тормышка ашыру мәсьәләләре, оешмаларны борчыган проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшенде. Башкортстан татарлары конгрессыннан З.А.Хакимов, Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегеннән А.Ә.Ногманова, БР татар хатын – кызларының “Сәхипҗамал”оешмасыннан Ф.С.Назарголова, БР татар хатын – кызлары “Ак калфак” ассоциациясеннән Л.Я.Вафина, «Берлек» татар иҗтимагый мәдәни – агарту оешмасыннан Н.Ф.Акчурина, Башкортстан татар морзалары Мәҗлесеннән В.М.Кудашева, Уфа шәһәре “Ихлас” мәчетеннән Мөхәммәт Галләм, татар иҗтимагый хәрәкәтенең ветераны М.Ә.Хуҗиннарның чыгышларында милләткә хезмәт итүдә бергәлек, бердәмлек, яшьләр белән эшләүдә яңа формалар эзләргә кирәклек идеяләре яңгырады.

Очрашуның ахырында Р.Р.Зинәтуллин барысын да Яңа ел белән котлады, шәхси һәм гаилә тормышларында зур уңышлар теләде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*