tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТРның беренче Президентын “Парламентаризм үсешендә күрсәткән хезмәтләре өчен” дигән мактау билгесе белән бүләкләделәр
ТРның беренче Президентын “Парламентаризм үсешендә күрсәткән хезмәтләре өчен” дигән мактау билгесе белән бүләкләделәр

ТРның беренче Президентын “Парламентаризм үсешендә күрсәткән хезмәтләре өчен” дигән мактау билгесе белән бүләкләделәр

20 майда Мәскәүдә РФ Федераль Җыены Федерация Советының 374 нче утырышында ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының Тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне яңадан торгызу республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев доклад ясады. Ул Федерация Советы әгъзаларына Татарстанның тарихи-мәдәни мирасны яңадан торгызу буенча тәҗрибәсе турында сөйләде.

“Без Минтимер Шәрип улы Шәймиевне Россиянең абруйлы дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе буларак яхшы беләбез, – диде РФ Федераль Җыенының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, Минтимер Шәймиевне трибунага чакырып. – Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы җитәкчелегендә республиканың нинди көчле үсеш алганын без беләбез. Һәм бүген дә Татарстан Республикасы икътисадый, социаль, инфраструктура, инвестицион үсеш өлкәләрендә алдынгылардан санала. Җиде ел дәвамында Минтимер Шәймиев Федерация Советы әгъзасы булды”.

Үзенең чыгышында Минтимер Шәймиев Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлегенең уникаль ядкәрләрен яңадан торгызу белән шөгыльләнүче “Яңарыш” республика фондының оештырылуы турында җентекләп сөйләде. Ул узган ел Болгар тарих-археология комплексының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелүен искә төшерде.
“Хәзер без Зөянең аерым объектларын ЮНЕСКОга кертү өчен әзерлибез. Бу юл озын, катлаулы, авыр. Дөнья зур, бу исемлеккә керергә теләүчеләр бик күп”, – диде Минтимер Шәймиев.

Гомумән кеше һәм җәмгыятьнең рухи яңаруы, шул исәптән тарихи-мәдәни ядкәрләрне яңадан торгызуга килсәк, бу иң катлаулысы. “Ләкин аның белән шөгыльләнергә кирәк. Бервакытта да кичектерергә ярамый. Мин моңа инандым”,- дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Ул тарихи мирасны яңадан торгызуга өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерде, төп меценатларның исемнәрен атады. Шулай ук ул тарихи ядкәрләрне яңадан торгызу Татарстанга туристларның килүенә ярдәм итүен белдерде. Узган ел Болгарда 280 мең, Зөядә 180 мең, ә Казан Кремлендә 1,5 млн. кеше булган.

Чыгышы тәмамланганнан соң, Валентина Матвиенко Минтимер Шәймиевкә Федерация Советының югары бүләге – “ Парламентаризм үсешендә күрсәткән хезмәтләре өчен” дигән мактау билгесен тапшырды.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы Вәкаләтле Вәкиллеге матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*