tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туачак көн йолдызы
Туачак көн йолдызы

Туачак көн йолдызы

Апрель ае – Тукай аена тиң булса, февраль ае – Туган тел ункөнлеге белән аерылып торды. Шуңа да балалар бакчасыннан алып һәрбер уку йортларында, мәктәпләрдә, башка оешмаларда туган телебезне зурлап бәйрәмнәр уздырдык, төрле чаралар, эчтәлекле очрашулар оештырдык. Ә, Халыклар дуслыгы йортында “Туачак көн йолдызы” дип исемләнгән чарабыз аеруча истәлекле булды.

Мәктәп укучыларын, мәшһүр дин әһеле, фәлсәфәче, тарихчы, мөгаллим, археолог, этнограф, көнчыгыш белгече Шиһабетдин бине Баһаветдин әл-Мәрҗанинең тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштыру өчен дәрес-тамаша уздырдык. Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге оештырган әлеге эчтәлекле чарада шәһәребезнең Аксакаллары, “Кама таңнары” әдәби берләшмә әгъзәләре, “Ак калфак” хатын-кызлары, музей хезмәткәрләре катнашты, курай моңы, төрле халыкларның ялкынлы җыр-биюләре белән үрелеп барды. Татар милли педагогикасының күренекле галимнәре – алтын хәзинәләре, ягъни мәгърифәтчеләре булуы безнең өчен зур байлык. Алар белән яшь буынны без таныштырмый кем таныштырсын?, дип сүзен башлады кичәне алып баручы Нурзия Рашит кызы Мирхазова.

Аннан, укучыларның игътибарын җәлеп итү, хәтерләрендә уеп калдыру өчен әзерләгән презентациясеннән слайдлар күрсәтеп, һәрбер хәзинә турында кыскача, әммә мөһим мәгълүматләр бирде. Тарихка эз калдырган күренекле шәхесләребез Таҗетдин Ялчыгол, “Кешеләрне туры юлга өндәү”че Габденнасыйр Курсави, “Татар теле әлифбасы һәм грамматикасы”н төзүче Ибраһим Хәлфин, Татар телен гамәли һәм фәнни эшкәртү юлында гаять зур эшчәнлек күрсәтүче – Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, татар теле грамматикасын язучы, сүзлек һәм төрек телләренең хрестоматиясен төзүче Хөсәен Фәезхан, 1855 елны “Татар телен өйрәнүгә гамәли кулланма” дәреслеген язучы Мөхәммәдгали Мәхмүд, мәдрәсәдә укыган чагында ук остазы Ш.Мәрҗәнинең китапларын күчереп язучы, үз заманы өчен бай гына китапханә булдыручы Ризаэтдин бине Фәхретдинне һ.б. хөрмәтләде.

Шәһәр музее хезмәткәре Вәлиева Дания Сәетгәрәй кызы Шиһабетдин Мәрҗани турында видео-ролик тәкъдим итсә, мәгърифәтче эзләре буйлап йөргән Аксакалыбыз, язучы Фәтхулла Абдуллин истәлекләре белән уртаклашты. «Сүзләрнең кыйммәтлесе – заман үтү белән онытылмый торганы…» дип яза Ризаэддин Фәхреддин.

Чыннан да шулай, 200 ел узуына карамастан, без үзебезнең күренекле шәхесләребезне барлыйбыз, аларның язганнарын кат-кат укыйбыз, кушканнарын үтәргә тырышабыз, эшебездә кулланабыз. Бәйрәм төсмерен алган кичәбез ахырында Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге җитәкче урынбасары Исмагилова Вәсилә Исмагыйль кызы чарада актив катнашкан укучыларга рәхмәт йөзеннән “Казан утлары” журналлары һәм дисклар өләште.

Нурзия Мирхазова, Татарстанның Атказанган укытучысы, Язучылар берлеге әгъзасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*