tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл 428 еллыгын каршы алды
Тубыл 428 еллыгын каршы алды

Тубыл 428 еллыгын каршы алды

Төп бәйрәм чарасы   шәһәрнең “Синтез” мәдәният сарае алды мәйданында узды. Бәйрәм парадында   шәһәрнең төрле оешма коллективлары театральләштерелгән костюмнарда уздылар. Бу матур күренешетә  студентлар, укучылар, балалар бакчаларына йөрүче балалар  катнаштылар. Бәйрәм сәхнәсеннән тубыллыларны шәһәр башлыгы Владимир Мазур, шәһәр Дума рәисе Николай Зольников, РСФСРның атказанган артисты, Россия Федерациясенең халык артисты Дәүләт премия Лауреаты, танылган кино һәм театр актеры  Игорь Костолевский котлауларын юлладылар.

IMG_2835[1]“Сибур” шәһәр халкына бүләк иткән  “Москва Театр Наций”, сәнгать житәкчесе Евгений Миронов куйган “Фарс мажор концерт программасы” тамашачылар күңеленә хуш килде. Драма театры артистлары һәм оркестр башкаруында советлар союзы елларында талантлы җырчыларыбызның репертуарыннан кертелгән җырлар – уникаль программа шәһәр халкында  онытылмаслык матур тәэсирләр калдырды, төрле яшьтәге тамашачыларга ошады.

Бәйрәмне “Шәһәр осталары” күргәзмәсе Тубыл  талантларга бай булганын күрсәтте. Монда   декоратив – гамәли сәнгать, кул эшләре күпчелек тамашачыларның әһәмиятен җәлеп итте. “Милләтләр бердәмлеге” фестивальне оештыручылар рус, татар, немец, казаклар, себер татарлары йорт алды җиһазлары, мәдәнияте, милли  ризыклары, тарихы белән таныштырдылар. Презентция рәвешендә узган чараларны кызыксынучы  шәһәр халкы, туристлар карады. Милли костюмнарда каршы алган хуҗалар килгән кунакны милли ризыклар белән сыйладылар, сорауларга җавап бирделәр. Бүген шәһәрне  туристик  үзәк, Себернең рухи үзәге дип тә саныйлар. Тубылда  уку, эшләү, яшәү, ял итү өчен уңай шатлар тудырылган. Шәһәр икътисади яктан күәтле, социаль –мәдәни инфраструктурасы яхшы үскән, заводлары, күренекле шәхесләре белән дөньякүләм танылды. Моны бәйрәм тамашасын караучылар тагын бер мәртәбә күрде, горурланды. Күпмилләтле шәһәр халкы  күңелле ял итте. Концерт программасында төрле милләт вәкилләре, үзешчән артистлар җырлар башкардылар. Бәйрәм чаралары көчле, матур фейрверк белән йомгакланды.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*