tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл мәктәбендә “Яшел класс” ачылды
Тубыл мәктәбендә “Яшел класс” ачылды

Тубыл мәктәбендә “Яшел класс” ачылды

Тубыл шәһәренең 15 номерлы этно-мәдәни компонентлы мәктәбе каршында «Сибур -Холдинг»ның  «Игелекле эшләр формуласы» ярдәмендә Абрамовский экология үзәгендә “Яшел класс” ачылды.

антаналы чарада шәһәр хакимияте вәкилләре, шәһәр Дума депутатлары Валентина Беспалова, Сәет Хисмәтуллин, ООО ”Сибур Тоболск”ның дәүләт оешмалары белән эшләүче баш эксперты Елена Бельская, шәһәр халкы, укытучылар, укучылар катнаштылар. РФнең Гимны яңгырап, тантаналы рәвештә лента киселгәннән соң кунаклар теләкләрен юлладылар, сәхнәдән балаларның чыгышлары яңгырады. Чараны алып баручы  Әлфия Петухова бу проект кысаларында метеостанция алынганы  турында сөйләде. Ул һава торышы, явым –төшемнәр, әйләнә-тирә мөхитне күзәтү, нинди тизлектә җил исәчәген һәм кешеләр өчен кызыклы күренешләрне, үзгәрешләрне   укучылар һәм укытучыларның онлайн күзәтергә мөмкинчелеге була диде.

“Бу эшнең башы гына әле, – ди  эшне башкарып чыгаруда зур тырышлык күрсәткән мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин. – Экологик сукмак, ясалма сулык, яшь урманчы почмагы, сирәк , файдалы  үсемлекләр үстерү һ.б–  безнең эш планыбызда.  Укучылар   туган як табигать белән кызыксынырлар, игътибарлы булырга өйрәнерләр. Саф һавада узган дәресләрдә табигатьнең үзенчәлекләрен күзәтү, экологик тәрбия бирү өчен уңайлы. Монда дәресләр үткәрү өчен  шартлар тудырылган. “Яшел класс” та класстан тыш чараларны үткәрүләр дә зур әһәмияткә ия”.

Чарада катнашкан шәһәр мәчет хәзрәте Фәннүр Казыймов  Абрамовский экология паркның, “Яшел класс” ачылганы халык өчен әһәмияте зур.  Монда килгән һәркем матурлыкны күрә, табигатьнең үзгәрешләрен күзәтә. Паркта узган чаралар кешеләрне сәламәт яшәргә  чакыра диде.

Әле күптә түгел утыртылган зәңгәр чыршыларны, каеннардагы сыерчык ояларын, паркны төзекләндерүне карап шәһәрнең аскы торасында яшәүчеләр шатланганнар иде. Тантаналы рәвештә “Яшел класс” ачу чарасы тубыллыларда яңа өметләр, шатлыклы хисләр уятты.

Римма Умитбаева, Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*